-3 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
19 гыйнвар 2022, 16:15

Бүген – Крещение коенулары көне

Бу уңайдан сынамышлар да бар.

Бүген – Крещение коенулары көне
Бүген – Крещение коенулары көне

Бүген, 19 гыйнварда, Крещение бәйрәме башланды. Изге суда христиан динендәгеләр 18 гыйнвар киченнән 20 гыйнвар иртәсенә кадәр коена. Бу көнне барлык чиркәүләрдә дә Иордан елгасында Гайсә чукындырылуга багышланган бәйрәм билгеләп үтелә. Бәйрәм, шулай ук, “Богоявление” дип атала, чөнки Гайсәне чукындырганда җиргә Изге Рух кергән.

Изге суда коену славян ата-бабалары өчен иң мөһим кышкы бәйрәмнәрнең берсе булган. Крещение алдыннан йорт тирәсен җентекләп җыештырганнар, тәрәзәләрне юганнар һәм чүп-чардан арынганнар. Кичен, һичшиксез, чиркәүгә барып, суны изгеләндереп, изге су җыйганнар.

Шушы суны изге нияттән безнең керәшен татарлары үзләренә, өйләренә һәм мал-туарын эчерергә куллана. Халык ышанулары буенча, мондый су баш әйләнүгә, көзән җыеруга һәм аяклар оюга шифа. Яңа туган балалар сәламәт үссен өчен су белән коендыралар.
Ырымнар буенча, бәйрәм вакытында боларны эшләргә ярамый:

1. Бу көннән башлап бер атна дәвамында кием-салымны елга буенда юарга ярамый.
2. Иске һәм пычрак әйберләр кияргә ярамый.
3. Берәү көнләшеп, гөнаһлы гамәлләр эшләргә өндәсә, гөнаһы үзенә булыр.
4. Кул эшләре белән шөгыльләнү, тегү һәм бәйләү бәлагә икән.
5. Чәч һәм тырнак киссәң, проблемалар башланыр.

Һава торышы буенча сынамышлар
  Бу көнне буран булса, апрель җилле булачак.
  Крещениедә яхшы һәм аяз һава торышы - коры җәйгә.
  Аяз көн - начар уңышка.
  Тулган Ай булса - язын ташуга.
  Йолдызлы төн - чикләвек һәм җиләкләрнең яхшы уңышына.
  Җепшек кар яуса, бөртеклеләрнең яхшы уңышына.

Крещение бәйрәмендә христиан динендәгеләр пост (ураза) тота. Аны беренче йолдыз атылганчы тоту мотлак. Аннан соң гына ризык кабул итү рөхсәт ителә.

Автор:Лэйсэн Бадертдинова
Читайте нас: