+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
20 гыйнвар 2022, 11:48

Сез Кырымны яратасызмы?

Әллә анда булганыгыз да бармы?! Димәк, бүген сезнең бәйрәм!

Сез Кырымны яратасызмы?
Сез Кырымны яратасызмы?

Бүген Русиядә Кырым Республикасы көне билгеләнә. Украинадан аерылгач, ул үзенең моңа кадәр булган данын кайтара. Моңа туристлар да шаһит.

Лилия ГАЛИНА: "Кызыл таң"ның реклама бүлеге мөдире:

- Кырым - ул әкият иле! Андагы кешеләр могҗизалы бер утрауда яшәүләре турында уйланалардырмы-юкмы, әмма анда баручылар моны үз күзләре белән күреп соклана. Беренче чиратта, ул зөбәрҗәт төсендәге диңгез, ак кыялар, аккошлы күлләр... Тагын ташбакалар, кабырчыклар, "алтын" төсендәге комлыклар, Кырым ханлыгы чорындагы сарайлар... Тагын әллә ниләр! Уф, искә төште инде, бүген үк юлга чыгасы килә!

Юлия ТӨХБӘТУЛЛИНА, "Әллүки" журналының җаваплы секретаре:

- Кырымга мәхәббәт – ул гомерлеккә! Болытларга тоташкан Ай-Петри тавы, Фиолент борыны, Аккошлар күле, Учан-су шарлавыгы, борынгы архитектур һәйкәлләре белән әсир итә ул. Кырымның көнбатышында урнашкан “Коса Беляус”ы гына ни тора! Урак рәвешендә диңгезгә уелып кергән утраучык нибары ун чакрымга сузылган, ә иңе – 200 метр. Фирүзә төсендәге диңгез, ак комлы пляж, дулкыннар шавы... Әле кеше кулы тимәгән, кафелар, барлар, шау-шулы туристлардан азат “кыргый” урын. Аны бер барып күрсәң, күңел шунда ашкынып тик тора.

Кызларны тыңлап торсаң, бүген үк Кырымга чыгып йөгерерсең! Ә сезнең анда булганыгыз бармы?

Фото: гаилә архивыннан.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: