Бәйрәмгә 1986 елда АКШта Гомумдәүләт кочаклашу көне дип нигез салынган. Бу бәйрәмне студентлар уйлап чыгарган, дигән фикер дә баш. Ничек кенә булмасын, якыннарыңның җылы кочагы, яхшы мөнәсәбәткә берни җитми.
Ә сез беләсезме, кочаклашу сәламәтлек өчен дә бик файдалы. Белгечләр әйтүенчә, кеше бер-берсе белән кочаклашканда, организмда окситоцин дигән гормон барлыкка килә икән. Ә ул, үз чиратында, мәхәббәт, бәхет һәм эмоцияләрнең биологик өлеше өчен җавап бирә. Вәт!
Шуңа күрә әти-әни, сөйгән кешегезне, сабыйларыгызны, дусларыгызны, якыннарыгызны ешрак кочаклагыз!