+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
1 февраль 2022, 10:05

Февраль

Истәлекле көннәр,һөнәри бәйрәмнәр һәм юбилейлар

Февраль
Февраль

Истәлекле көннәр,
һөнәри бәйрәмнәр һәм юбилейлар

1 – күренекле шагыйрь Салават Рәхмәтулланың тууына – 80 ел.
4 – Бөтендөнья яман шешкә каршы көрәш көне;
җырчы һәм педагог Ләлә Муллабаеваның тууына – 75 ел.
5 – күренекле революционер, дәүләт эшлеклесе, гәзи­тебезнең иң беренче мөхәр­рире Бәхтегәрәй Шәфиевның тууына – 125 ел;
күренекле әдәбият галиме Ким Әхмәтҗановның тууына– 90 ел;
шагыйрь һәм музыкант Мәүлет Ямалетдиновның тууына – 75 ел.
6 – Башкорт дәүләт курчак театры ачылуга 90 ел.
8 – Русия фәне көне.
9 – Гражданнар авиациясе хезмәткәрләре көне.
10 – Дипломатик хезмәт­кәрләр көне;
– журналистика ветераны, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе Фәнил Кодакаевка– 70 яшь.
12 – Башкортстанның халык шагыйре Рәми Гариповның тууына – 90 ел.
14 – Бөтендөнья гашыйклар көне.
15 – Яугир-интернацона­листларны искә алу көне;
язучы Лира Яхшыбаевага 75 яшь.
16 – күренекле шагыйрь һәм драматург Рафаэль Са­финның тууына – 90 ел.
17 – Студент төзелеш отрядлары көне.
18 – Транспорт полициясе хезмәткәрләре көне.
21 – Халыкара туган тел көне.
22 – каһарман яугир, “Биек Татр” партизаннар отряды командиры Вафа Әхмәдиевның тууына – 100 ел.
23 – Ватанны саклаучылар көне.
25 – Башкортстан Рес­пуб­ликасының Дәүләт флагы көне.
26 – БАССРның һәм РСФСРның атказанган артис­ты, драматург Илшат Йо­магулов­ның тууына – 90 ел.

Сынамышлар

* Февральдә каен ботагында карлар алка-алка булып асылынып торса, иген уңар.
* Февральнең беренче атнасында тотрыклы һава торышы сакланса, җәй яңгырлы булыр.
* Февраль – карга бай, апрель – суга бай.
* Февральнең беренче яртысында көннәр суык булса, арыш уңар; җылы булса, тары уңар.
* Февральдә бәс күп булса, агач җимешләре уңар, бал күп булыр.
* Февраль аенда кар күп булса, иртә җәйгә ишарә.
* Тау башларында кар күп ятса, җиләк күп булыр.
* Морҗадан чыккан төтен туры булып өскә менсә, көн аязая, суыта. Төтен җиргә ятса, көнне җылыта.
* Февраль ае ахырында кар күп яуса, борчак белән чикләвек уңар.
* Февральдә төлке эт кебек өрсә, суык язга.
* Әгәр февраль буранлы икән, августта яңгыр көт, уҗым игене уңачак.
* Кар күп ятса, үлән калын булачак.
* Юлда кар калын, кырда юка булса, иген уңар.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: