+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
9 февраль 2022, 14:25

Күк йөзе аяз булсын!

Бүген - Русия гражданнар авиациясенең рәсми туган көне.

Күк йөзе аяз булсын!
Күк йөзе аяз булсын!


1923 елның 9 февралендә СССР Хезмәт һәм оборона Советы гражданнар авиациясе советын оештыру турында карар кабул итә. Нәкъ менә шушы көн СССР Гражданнар һава флоты – Русия гражданнар авиациясенең рәсми туган көне булып тора.
- Башкорт авиаторлары үз язмышын бөтен ил гражданнар авиациясе барлыкка килү тарихыннан һәм үсешеннән аермый. Тармакның һәр хезмәткәре - чын профессионал. Безнең эш - очыш романтикасы гына түгел, ә зур җаваплылык та. Хөрмәтле хезмәттәшләр! Сезне бәйрәм – Русия Гражданнар авиациясе көне белән котлыйм. Сезгә нык сәламәтлек, чиста күк йөзе һәм бәхет телим, - ди "Русия Гражданнар авиациясе ветераннары берлеге" гомумрусия иҗтимагый оешмасының Башкортстан төбәк бүлекчәсе җитәкчесе, Русиянең Һава транспорты отличнигы Рифгать Денисламов.


Фото: aviaport.ru


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: