+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Март

Истәлекле көннәр,һөнәри бәйрәмнәр һәм юбилейлар  

Март
Март

1 — Башкорт гаиләсе көне.
2 — “Тамыр” балалар һәм үсмерләр телеканалы оештырылуга — 30 ел.
3 — Бөтендөнья язучылар көне.
4 — “Кызыл таң”ның элекке журналисты, шагыйрә Фәния Габидуллинага 65 яшь;
“Кызыл таң”ның элекке журналисты, язучы Закир Әкбәровка 75 яшь.
5 — Уфадагы Тарих, тел һәм әдәбият институты оештырылуга — 100 ел.
8 — Халыкара хатын-кызлар көне.
9 — Күренекле композитор, Башкортстанның халык артисты һәм атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның Габдулла Тукай исе­мендәге дәүләт премиясе лауреаты Рим Хәсәновка 75 яшь.
10 — Архивлар көне;
— медицина фәннәре докторы, профессор Риза Магазовка 90 яшь;
— язучы һәм шагыйрь Кәбир Акбашевның тууына — 90 ел.
12 — Шагыйрь, тәрҗемәче Нәҗип Идел­байның тууына — 110 ел.
13 — Геодезия һәм картография хез­мәткәрләре көне.
15 — Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне.
17 — Бәраәт киче.
20 — Торак-коммуналь хуҗалык һәм халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү хезмәткәрләре көне.
21 — Бөтендөнья шигърият көне;
— Халыкара курчак театрлары көне;
— Халыкара урманнар көне.
22 — Бөтендөнья су көне.
25 — Русиянең мәдәният хезмәткәрләре көне.
26 — Милли яшьләр театры актеры, Башкортстанның халык артисты Мәгафүр Усмановка 60 яшь.
27 — Халыкара театр көне;
— “Кызыл таң”ның элекке журналисты, язучы һәм шагыйрь Рәшит Сабитка 85 яшь.
28 — Башкорт дәүләт опера һәм балет театры солисты, Русиянең атказанган, Башкорт­станның халык артисты Раил Кучуковка 70 яшь.

Сынамышлар

* Мартта күк күкрәсә, салкыннар көтегез.
* Күк күкрәмичә генә яшен күрсәгез, җәй салкын булыр.
* Март яңгырлы булса, гөмбәле җәй булыр.
* Мартта суык һәм коры булса – икмәк уңар.
* Мартта боз сөңгеләре озын булса, яз озак килер.
* Мартта томаннар еш төшсә, яңгырлы җәйгә.
* Март ахырында карның тиз эрүе һәм суларның тиз китүе дә — яңгырлы җәй билгесе.

Фенолог язмалары

20 мартта кояш баеганда күк йөзе кызгылт төскә керсә – җил көчәя.
21 март көнне тургайлар килсә, яз җитте дигән сүз.
22 март җылы булса, 40 көн җылы торыр, бу көн суык булса, 40 көнгә сузылган суыклар көтегез.
23 мартта ала карга томшыгын канат астына яшерсә – суыта.
24 мартта ала каргалар тавышланып йөрсә, һава торышы бозыла.
25 мартта көнне яңгыр яуса, арыш уңа. Ала каргалар җирдән яисә кардан йөрсә – көннәрне җылыта.
26 мартта кара каргалар кичен җыелышып, тавыш бирсә – алдагы атна җылы булыр.
27 мартта кар кояш җылысыннан эресә – уңышлы ел булыр, яңгыр явып эресә – корылыкка.
28 мартта акчарлаклар очып килсә, апрель җәй кебек булыр.
29 март нинди – апрель шундый.
30 мартта торналар килсә, кинәт җылыта. Гөрләвекләр ага башласа, ташулар да озак көттермәс.
31 март кичендә йолдызлар гадәттәгедән ваграк күренсә – яңгырга. Кошлар ояларын көньякка үрсә – җәй салкын килер.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: