+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
1 апрель 2022, 11:05

Апрель

Саумы,яз уртасы!  

Апрель
Апрель

Әле май да түгел әле...
Март та түгел инде син!
Ямьле язның нәкъ уртасы —
Апрель бит син, апрель син!

Гөрләвекләр, шарлавыклар,
Кошларның сайравы син!
Яз җилкеткән күңелләрнең
Хисләнеп кайнавы син!

Кышлардан соң уяну син,
Язлардан кабыну син!
Яшьлектәге кайнауларны
Яңадан сагыну син...
Саумы, апрель!..

Ләйсән ЯКУПОВА.

Сынамышлар

* Апрель артык җылы булса, май салкын, җилле булыр. 
* Апрельнең алтысында торна кычкырса, ел яхшы килә. 
* Апрель яңгырлы булса, гөмбә уңар. 
* Ай башында яшен яшьнәсә, җәй җылы килер һәм чикләвек мулдан булыр. 
* Апрельдә көндез — кызу, төнлә салкынча булса, җылы җәй юрыйлар. 
* Ай ахырында төннәр йолдызлы булса, уңыш уңар. Соңгы ун көнендә яңгырлар яуса да, ел уңдырышлы булыр.
* Апрельдә каен суы күп акса, җәй яңгырлы килер.
* Апрельдә карлыгачлар килмәү — салкын язга.

Истәлекле көннәр, һөнәри бәйрәмнәр һәм юбилейлар

1 — Халыкара көлке көне;
— Халыкара кошлар көне;
— Уфа “Нур” татар дәүләт театры актрисасы, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Резида Фәхрул­линага 60 яшь;
— Башкортстанның халык артисты Римма Амангилдинага 50 яшь.
2 — Рамазан ае башлана;
— Геологлар көне;
— Халыкара балалар китабы көне.
3 — Композитор Юлай Үзәнбаевка 55 яшь.
7 — Бөтендөнья сәла­мәтлек көне.
11 — 112нче Башкорт атлы дивизиясенең фронтка озатылуына 80 ел;
— Салават башкорт дәүләт драма театры актеры, Башкортстанның халык артисты Рафаэль Салиховның тууына — 90 ел.
12 — Бөтендөнья авиация һәм космонавтика көне.
15 — Русиянең атказанган, Башкортстанның халык артисты Фәнәви Салиховка 65 яшь.
18 — Халыкара һәйкәл­ләр һәм тарихи урыннар көне.
19 — Русия полиграфиясе көне.
22 — Халыкара Җир көне.
23 — Халыкара китап һәм авторлык хокукларын яклау көне;
— Уфа сәнгать училищесы ачылуга 100 ел.
27 — Кадер кичәсе.
29 — Халыкара бию көне.

Фенолог язмалары

1 апрельдә һава торышы нинди булса, октябрьнең беренче көне дә шундый булыр. Йолдызлар күренмәсә, җылы көннәр башлана дигән сүз. 
2 апрельдә елгадагы бозлар тиз агым белән китсә, икмәк уңар. Әгәр көн суык булып, кошлар чыркылдашса, җылы җәйгә. 
3 апрельдә сулыкларда боз китмәсә, балыкчылар язгы “ау”ны көтмәсен. 
4 апрельдә кояш кызарып баеса, яшелчә уңар. Ала каргалар коенса, җылыта. 
5 апрельдә аяз төн — иртәнге суыклар билгесе.
6 апрельдә төн җылы булса, яз матур килер. 
7 апрельдә көн җилле, бәс яисә томан булса, уңышлы ел килә. 
8 апрельдә көн нинди булса, 8 октябрьдә дә шуны көт.
9 апрельдә әтәч кычкырмаса, 2-3 көннән явым-төшем булыр. 
10 апрельдә кояш кызарып чыгып, тиз арада болыт артына качса, яңгыр явар. 
11 апрельдә кояш болытка баеса, кара каргалар төркемләп очса — яңгырга. Саесканнар агачның аскы ботакларына оя корса, җәй яшенле булыр. 
12 апрельдә тузганак чәчәк атса, җәй кыска булыр. 
13 апрельдә иртәдән яңгыр сибәләп торса, җәй дә яңгырлы килер. 
14 апрельдә боз кинәт китсә, ел җиңел, уңышлы булыр. 
15 апрельдә елгалар ярларыннан ташып акса, печән күп булыр. 
16 апрельдә зирек агачының “алка”лары күп булса — солы, күркәләре күп икән — арпа уңар. 
17 апрельдә көн кояшлы булса, бодай бөртеге күп булыр. 
18 апрельдә көндез – җылы, төнлә салкынча икән, тотрыклы һава торышы килә дигән сүз. 
19 апрельдә көн җилсез, тыныч икән, язгы сабан культуралары уңар. 
20 апрельдә яңгыр яуса — балан, суык һәм кояш булса, ашлык, карабодай уңар. 
21 апрельдә көн кояшлы икән, җәй җылы килер. Көн бозылып торса, икмәк уңмас. 
22 апрельдә һава торышы “утырып” беткән икән, коры җәй көтегез. 
23 апрельдә кояш томан әсирлегендә булса, иген уңар. 
24 апрельдә сулар агып бетмәсә, яз соңга кала. 
25 апрельдә төш вакытында болытлар куерса, ике көн тоташ яңгыр явар. 
27 апрельдә катлам-катлам болытлар җәелсә, атна-ун көн эчендә явым-төшем булмас. 
28 апрельдә җил көньяктан иссә — яңгырга. 
29 апрельдә салават күпере чыкса, һава торышы бозылыр. 
30 апрельдә бал кортлары шәмәхә төскә кунса, чия уңышы мулдан булыр.

Көлке көнен кайда ничек билгелиләр?

* Шотландиядә “Апрель юләре көне” 48 сәгать дәвам итә һәм аны “Кәккүк көне” дип атыйлар. Бәйрәмнең икенче көненең үз атамасы бар — “Койрык көне”. Ул аерым үзен­чәлеккә ия: бу көннең барлык мәзәкләре һәм шаярулары кеше гәүдәсенең аркасы ягыннан билдән түбәнрәк урнашкан урынына багышлана.
* Германиядә 1 апрель бәхетсез көн дип санала. Немецлар бу көнне туган кеше бәхетле булмаячак дип саный. Авылларда 1 апрельдә эшләмиләр, яңа эш башламыйлар, мал-туарны абзардан чыгармыйлар. Өлкәннәр һәм балалар бер-берсен үтәп булмый торган йөкләмәләр үтәргә җибәреп, алдашалар, шаяралар.
* Франциядә бу бәйрәм “Апрель балыгы” дип атала. Бу көнне иң таралган шаяру — кешенең аркасына кәгазь балык ябыштыру.
* 1 апрельдә Америкада да шаярулар, бер-береңне алдау гадәте бар. Әгәр кеше алдауга ышанса, аңа “Апрель юләре!” дип кычкыралар.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: