+1 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
1 апрель 2022, 10:10

Мар. Сәлим. Габрово кайда, дисәгез...

Хәйләкәр ПетрҺәр халыкның үз Хуҗа Насретдины була. Болгарларда Хуҗа кебек җор сүзле кешене Хитр Петр, ягъни Хәйләкәр Петр дип йөртәләр. Менә шул Петр төннәрдән бер төнне төшемә керде.

Мар. Сәлим. Габрово кайда, дисәгез...
Мар. Сәлим. Габрово кайда, дисәгез...


– Беләсеңме, Габрово кайда? – дип сорады ул миннән.
– Беләм, – дидем һәм, географияне белгәнлегемне белдереп, әйтеп тә бирдем: – Болгариянең төньягында, Балкан таулары арасында, Янтра елгасы буенда...
– Белмисең! – дип көлде Хәйләкәр Петр. – Габрово ул синең кебек юмористларның күңелендә, көлке сөючеләрнең елмаеп көлүендә!
Шулай диде дә Хитр Петр, гадәтенчә шаян елмаеп, мине кунакка чакырды. Мин ни, шатланып, ризалаштым. Ичмасам, төшемдә туйганчы болгар шәрабы эчеп калырмын дип уйладым.
Төшемдәге – өнемдә
Тавык төшенә тары керә, дигәннәре дөрестерме-юктырмы – анысын әйтә алмыйм, ә менә минем төш раска чыкты. Күп тә үтмәде, Габрово юмор һәм сатира йортыннан чакыру алдым.
Дөньякүләм көлке үзәгендә мин берничә мәртәбә булган идем инде. Фестивальләрдә катнаштым, карнавалларны карадым. Ләкин соңгы унбиш елда Габровога юл төшмәде. Шәһәр үзгәргән. Әмма болгар дусларның безгә җылы карашы үзгәрмәгән. Юмор һәм сатира йорты хуҗалары мине әүвәлгечә, якты чырай белән каршы алды.
Әйтергә кирәк, бу искиткеч көлке музеенда барча илләрдә басылган сатирик һәм юмористик әсәрләрнең иң яхшы үрнәкләре саклана. Китапханә фондында башкорт һәм татар журналлары “Һәнәк” белән “Чаян” да бар. Минем иҗат кичәсенә багышлап, төрле елларда бүләк иткән китапларымнан күргәзмә оештырганнар. Менә гаҗәп: утыз ел элек чыккан китапларым да югалмаган хәтта. Бездә хәзер аларны өндә түгел, төштә дә күреп булмый.
Ата-бабалар телендә
Юмор һәм сатира йортының Жираф залында үткәрелгән күңелле очрашуга болгар зыялылары, язучылар, журналистлар, мәдәният хезмәткәрләре, җәмәгать эшлеклеләре килгән иде. Кичәне алып баручы Венета Козырева башта минем турыда бик озак болгарча сөйләде. Мөгаен, биографиям тамашачыларга кызык булмагандыр, шаркылдап көлгән кеше күренмәде. Ниһаять, Венета, мактый-мактый, миңа сүз бирде. Мин, залда утыручылар янына якынрак барып:
– Сезнең арагызда болгарча аңлаган кешеләр бармы? – дип сораган идем, барысы да дәррәү көлеп җибәрде.
Моннан үземчә нәтиҗә чыгарып:
– Болгарча аңлаган кеше урысча белми калмас, – дидем дә үзебезнең дәү дәүләтебез телендә борчак сибә башладым. Кызып китеп, башкортча да, татарча да сөйләп ташладым.
Болгарлар урысча яхшы белә, безнеңчә генә аңламыйлар.
– Ата-бабаларыгызның телен оныткансыз икән,– дип үзләрен оялтып алдым да болгар теленә тәрҗемә ителгән юморескамны укыдым. Бусы инде ошады аларга, рәхәтләнеп көлделәр.
– Болгарча матур сөйләдегез, – дип мактады азактан Венета ханым.
– Акцентым ничек соң?
– Анысы безнең ата-бабаларныкы кебек!
Блондинканы таптым!
Болгар телендә минем сатирик һәм юмористик хикәяләр китабы чыккан иде. Габровода берьюлы аның исем туе да булып үтте. “Книга на дружбата” дигән бу китап ундүрт яшьтә чагымда болгар кызы Недялкага багышлап язган шигырь белән ачыла:
Син Кара диңгез ярында,
Ә мин Танып буенда.
Ничек кавышырга икән? –
Тик шул гына уемда!
Мәктәптә укыганда без аның белән хат алышкан идек. Бер-беребезгә рәсемнәребезне дә җибәрдек.
Моннан утыз ел элек мин Болгариягә беренче мәртәбә барганда “Стыршел” сатирик атналыгында эшләүче дусларымнан Недялканы эзләтеп карадым, ләкин таба алмадылар. Ә менә бу баруымда мин аны үзем таптым. Баксаң, ул һаман Поморие шәһәрендә үзенең туган йортында яшәп ята икән. Урам исеме белән йорт санын гына үзгәрткәннәр.
Каршыма рәсемдәге кара чәчле чибәр кыз урынына чал чәчле әби килеп баскач... чак егылып китмәдем. Көтелмәгән очрашудан Недялка да аптырап калды. Ул мине күптән оныткан. Моннан илле ел элек миңа җибәргән фотосын күрсәткәч кенә хәтеренә төшерде. Рәсем артына язылган “Яраткан дустыма” дигән сүзләргә бик озак моңсу карап торганнан соң:
– Әйе, бу минем язу, – дип куйды.
– Ә мин, – дидем, – ярты гасыр буена шушы рәсемдәге брюнетканы эзләп-эзләп... блондинканы таптым!
Күзләремне мөлдерәтеп бер карадым да: “Безгә хәзер китап укып ятасы гына калган инде...” – дип уйлап, балачак дустыма “Книга на дружбата”ны бүләк иттем.
Габрово күчтәнәче
Бүләк алмашу, күчтәнәч бирешү – планетабызда яшәүче бөтен милләт кешеләренә хас күренеш. Үзләренең саранлыгы белән Җир шарында дан казанган габроволыларны да читләтеп үтми бу матур йола.
Әйткәндәй, алар турында нинди генә сүзләр йөрми дөньяда! Имеш, Габрово кешеләре күп итеп тозлы балык ашыйлар да, соңыннан су эчеп, байтак азыкны янга калдыралар... Йомыркага кран куеп, аз-аз гына агызып алалар... Габрово егетләре җыйнак гәүдәле кызларга гына өйләнә, чөнки андыйларга өйдә зур урын кирәкми, күлмәк өчен күп ситса да китми... Ә ирләре, хатыннарына бүләк иткән кершән озакка җитсен өчен, аңа он өстәп торалар... Габроволылар, механизмнары тузмасын дип, төнгелеккә сәгатьләрен туктатып куялар... Болары гына ничава әле, алар, имеш, кышын песиләрнең койрыкларын да кисеп ташлыйлар, ди. Койрыксыз мәче бусага аша үткәндә өйдән җылы азрак чыга, янәсе...
Белмим, бу хәбәрләр дөрестерме-юктырмы, һәрхәлдә, минем Габровода койрыгы киселгән хайваннарны да, кран куелган йомыркаларны да күргәнем булмады. Алар турында кызыклы Габрово мәзәкләреннән укып кына беләм.
Юмор һәм сатира йортындагы иҗат кичәсеннән соң хуҗалар мине бик нык сыйлады. Чәй белән. Ә озатканда, дөньякүләм йола буенча, күчтәнәч биреп җибәрделәр. Дөресен әйткәндә, мине иң нык хафаландырганы әнә шул күчтәнәч мәсьәләсе иде. Әгәр, мин әйтәм, өеп-өеп бирә башласалар, ничек алып кайтырмын икән?.. Килгәндә үземнекеләрне күтәреп тә хәлдән тайган идем.
Габроволыларның күчтәнәчен алгач, борыным Балкан тауларыннан да биегрәк күтәрелде. Авыр сувенирлар төяп җәфаламыйча гына, алар миңа бик кыйммәтле, бик кирәкле бүләк биреп җибәрде. Беләсезме, нәрсә ул? Габрово мәзәкләре!
Менә аларның берничәсе. Габрово күчтәнәченнән сез дә авыз итегез әле, дусларым.
Сулы сыра
Бер турист Габрово трактирында:
– Сырагызга су кушкансыз! – дип тавыш куптара.
– Борчылмагыз, – дип тынычландыра аны хуҗа кеше, – су өчен мин сездән акча алмам.
Нишләргә икән?
Габрово кешесе дустыннан киңәш сорый:
– Нишләргә икән: иртәгә банкетка барыргамы, юкмы?
– Ә кем үткәрә соң аны?
– Мин үзем шул.
Өйне бәләкәйләтә
Габровога килен булып килгән хатын өй стеналарын бик еш агарта. Бу аның ирен хәсрәткә сала: известька акча күп китә ич! Ниһаять, түзмичә, хатынына әйтә:
– Стенаны буйый-буйый өйне бәләкәйләтмә!
Ботинкаңны сакла!
Кунакка барганда габроволы улыннан сорый:
– Син яңа ботинка кидеңме?
– Әйе, әти.
– Алайса, эрерәк атла, ботинкаң тиз тузмас.
Сакчыл малай
– Дәфтәр алырга акча бир әле? – дип сорый Габрово малае әтисеннән.
– Ә син әлегә чаклы нәрсәгә яздың соң?
– Партага. Тик хәзер анда язарлык урын калмады.
Тавык – соңыннан...
Габроволылар, кунак килгәч, өстәлгә икмәк кенә куйган.
– Ипи ашагыз, хөрмәтле кунаклар! – ди хуҗа кеше. – Соңыннан тавык чыгарырбыз.
Шулай кыстый-кыстый кунакларга икмәкне ашатып бетергәч, хуҗа хатынына әйтә:
– Сөеклем, бар, тавыкны керт, өстәлдәге ипи валчыкларын чүпләсен!
Шатлык кына
– Мине озатып куям дип борчылмагыз, зинһар.
– Борчыламмы соң! Кунак озату — минем өчен шатлык кына, – ди Габрово кешесе.
ӘЙТКӘНДӘЙ: Бүген, 1 апрельдә, Әхмәтзәки Вәлиди исемендәге Милли китапханәдә Башкортстанның халык язучысы Марсель Сәлимовның “Яшәртүче-яшәтүче көлке” кичәсе була. Килегез, күрегез, көлегез!

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: