+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
23 апрель 2022, 14:33

Иртәгә соң булмасын!

Бүген – Халыкара Җир көне

Иртәгә соң булмасын!
Иртәгә соң булмасын!
Җир — әлеге вакытта Галактикада җан ияләре тереклек иткән бердәнбер планета. Кызганычка каршы, бигрәк тә соңгы ярты гасыр дәвамында фәнни-техник прогресс үсеше, еш кына кешеләрнең ваемсызлыгы нәтиҗәсендә кабатланып торучы экологик һәм шул ук вакытта табигый бәла-казалар Җир яшәешенә куркыныч тудыруын дәвам итә. Халыкара Җир көнен билгеләүнең дә төп максаты —- барлык илләр халыкларын табигать кануннарына буйсынып яшәргә, Җирнең кадерен белергә чакыру.
Әлеге истәлекле көн тарихы АКШтагы экологлар һәм сәясмәннәрдән башлана. Халыкара экологик хәрәкәт әгъзалары 1970 елның 22 апрелендә дөнья җәмәгатьчелегенең Җир экологиясенә игътибарын җәлеп итү максатында зур акция оештыра. Бу башлангычны Берләшкән Милләтләр Оешмасы хуплый. 1971 елда әлеге датаны рәсми рәвештә билгеләп үтүчеләр һәм аның кысаларында оештырылган чараларда катнашучылар саны 200 миллион кешедән артып китә.
2020 елда Халыкара Җир көне ярты гасырлык юбилеен билгеләде. Әмма Җир көне, дөнья күләмендә, чын мәгънәсендә, танылу алган чара буларак, бары тик 1990 елда үткәрелә башлады. Әйткәндәй, Русия бу акциягә 1992 елда кушылды. Димәк, быел илебезнең Халыкара чарага кушылуына да 30 ел тула. Ләкин, әлеге дата кайсы илдә генә үткәрелсә дә, аның максаты бер: Җир — планетада яшәүче барлык кешеләрнең дә уртак йорты һәм аның иминлеген тәэмин итүдә һәркем катнашырга бурычлы.
Җир-анабыз язмышы, аның яшәешенә куркыныч тудырган фактларны барлаганда, әлбәттә, соңгы унъеллыклардагы климат үзгәрешләре һәм аның җирләрне файдалануда тискәре йогынтысы турында да онытмаска кирәк. Климат тотрыксызлыгы Җиргә нинди үзгәрешләр алып килә һәм туфрак эшкәртүдә, басучылыктагы уңышка йогынтысы ничек фаразлана? Халыкара Җир көне уңаеннан шушы һәм башка сораулар белән без, Башкорт дәүләт аграр университеты профессоры, икътисад фәннәре докторы
Рәсүл Госмановка мөрәҗәгать иттек.

— Җир-ана­бызның килә­чәге, аның язмышы турында фикер йөрт­кәндә, әлбәттә, климат үзгәрүе­нең планетага зур йогынты ясавын бил­геләргә кирәк. Немец галимнәре фаразлары буенча, мәсәлән, ХХI гасырның 80нче елларына планетадагы уртача һава температурасы әлегедән 6-8 градуска югарырак булачак дип көтелә. Ә узган гасыр дәвамында ул нибары 1,5 градуска арткан иде. Димәк, якынча исәпләүләр буенча, һәр ун ел саен һава бер градуска җылына барачак. Ә бу Төньяк Африка чүллекләре Европа­ның көньяк-көнбатыш чигенә кадәр киңәячәк, ә Скандинавия илләре дымга сусаган дәүләтләр исемлеген тулыландыруы ихтимал, дигән сүз.
Русиядә корылыктан, нигездә, илнең Европа өлеше төбәкләре күбрәк зыян күрәчәк, дигән фаразлар бар. Әмма без, Көнбатыш Европа илләре белән чагыштырганда, күпкә отышлырак хәлдә. Хәвефле климатик үзгә­решләрнең сәбәбе нәрсәдә соң, дип сорау куйганда, аны техноген факторларга гына бәйләргә ярамый. Билгеле бер дәрәҗәдә космик циклның да роле зур.
Шул ук вакытта планета халкының да Җир язмышына битарафлыгы, хәтта ки аңлы рәвештә зыян салуы шушы хәвефне тагын да көчәйтә. Мәсәлән, АКШның сәнәгать объектлары һәм транспорт чаралары “яндырган” кислород күләме бу илдәге барлык үсемлек дөньясы “җитештер­гән”нән дә күбрәк килеп чыга. Әйтергә кирәк, Көнбатыш Европа да Африка һәм Русия Федерациясе “җибәргән” кислородтан файдалана. Ләкин биредә дә планетаны экологик һәлакәттән саклау һәм кисәтү буенча ниндидер нәтиҗәле чаралар күрелми диярлек. Мондый ваемсызлык Җир-анабызда “парник эффекты” хәвефен тагын да көчәйтә.
Илдә, республикада климат үзгәрүенең йогынтысы нәр­сәдә соң?
Кызганычка каршы, климат үзгәрүе белән бәйле проблемаларны өйрәнүгә багышланган БМО конференция­ләрендә (2019 елда — Мадридта, былтыр Глазгода үтте) 200гә якын ил шушы проблемаларны хәл итүне үз эченә алган “Париж килешүе”н үтәү буенча үзара тәгаен бер фикергә килә алмады. 2009 елда Русия Президенты Владимир Путин Русия Федерациясенең “Климат доктринасы”на кул куйды һәм 2019 елда Хөкүмәт аларны тормышка ашыру белән бәйле чараларны гамәлгә кертү планын раслады.
Планетаның иминлегенә зур куркыныч тудырган төп сәбәпләрнең берсе — әлбәттә, космик фактор, дип билгеләгән идек. Русия Фәннәр академиясенең Экологик геология институты директоры, академик Виктор Осипов (тумышы белән Дуван районыннан) берничә ел элек үк планетада тектоник күчешнең көчәя баруы турында язып чыккан иде. Әгәр бу хәл дәвам итсә, һәлакәтнең дөнья күләмендә азык-төлек җитештерүгә зур зыян салуы ихтимал, дигән фикер белдерде ул.
Белешмә. 2040 елга планетада яшәүчеләр санының 10 миллиард кешегә җитүе фаразлана. 2020 елда дөньяда ачтан җәфа­ланучылар санының 850 миллион кешегә җитүе теркәлде. Бөтен­дөнья Азык-төлек оешмасы экспертлары глобаль климат үзгә­рүе ачлыктан интегүчеләр са­нының тагын да артачагын фаразлый.
Мәгълүм булуынча, ил башлыгы Владимир Путинның якын киләчәктә ашлык экспортын 20-25 миллион тоннага җиткерү бурычын билгеләве дә әлеге дөнья күләмендәге глобаль проблеманы хәл итүгә юнәлтелә.
Башкортстанда ашлык җитеш­терү­не арытаба арттыру өчен җир ресурслары бар. Мәсәлән, исәпләүләр буенча, 1 миллион гектар чамасы сөренте җирне әйләнешкә кертү мөмкинлеге мәгълүм. Бу ел саен өстәмә рәвештә 1-2 миллион тонна ашлык җыеп алу мөмкинлеге дигән сүз.
Без, аграр галимнәр, тотрыксыз һава һәм климат үзгәрешләре белән бәйле шартларда җирне нәтиҗәле файдалану, уңыш алуны арттыруны тәэмин итүче фәнни тәкъдимнәр әзерләдек.
Кыскача әйткәндә, галимнәр җир эшкәртү системасын интенсивлаштыруда яңа авыл хуҗалыгы культураларын чәчү әйләнешенә кертү, яңа сортлар булдыру һәм аларны яңарту, авыл хуҗалыгы культураларын хәвефле табигый факторлардан саклауда биоэффекторлар куллану кебек юнәлешләргә аеруча игътибар бирергә кирәк дигән фикердә. Билгеле, бу проблема, беренче чиратта, республика җитәкчелегенең аграр галимнәр, белгечләр һәм хуҗалык җитәкчеләре белән берлектә тикшерелеп хәл ителергә тиеш.
Соңгы елларда республиканың аграр галимнәре җир эшкәртү, аны нәтиҗәле файдалану, яңа технология һәм сортлар куллану юнәлешләре буенча җитди тәкъдимнәр әзерләде. Әмма аны гамәли яктан тормышка ашырырдай белгечләр җитешмәве сизелә. Форсаттан файдаланып, шуны да билгеләргә телим: “Башкортстан Республикасы агросәнәгать комплексын 2026 елга кадәр үстерү” программасы бүгенге яңа сәяси-икътисади шартларда берникадәр үзгәрешләр кертүне таләп итә. Документта, минемчә, җитештерүгә климат үз­гәрешләренең йогынтысы тиешле дәрәҗәдә исәпкә алынмаган. Әлеге үзенчәлекне программага яңа методологик нигездә кертергә кирәк.
Бүген, Җир-анабызның язмышы, тирә-як мохит сафлыгы, экология проблемалары турында сүз алып барганда, климатның глобаль җылынуы белән беррәттән, планета кешеләре­нең дә җаваплылыгы мөһим булуын билгеләргә кирәк. Билгеле, алар тәгаен дәүләтләр җаваплылыгына гына түгел, ә үз эшчәнлекләре белән тәгаен экологиягә, климатка йогынты ясаучы кешеләргә дә бәйле.

Соңгы сүз урынына.

Климат үзгәрүе күпме дәвам итәргә мөмкин? Ерак тарихка күз ташласак, борынгы Рим империясенең чәчәк атуы безнең эрага кадәр 250 елдан башланып, безнең эраның 400нче елларына кадәр дәвам иткән җылы климат чорына туры килгән. Шушы чорда Британиядә виноград плантацияләренең зур уңыш бирүе теркәлгән. Көнбатыш Европада салкынлык XVI-XVIII гасырларда күзәтелгән.
Русиянең Европа өлешендә климат җылыну VIII гасырның икенче яртысыннан ХIII гасыр ахырына кадәр дәвам иткән. Күренүенчә, климат үзгәрешләре өч гасырдан алты гасырга кадәр дәвам иткән. Шул ук вакытта, һава торышының кискен дәрәҗәдә кинәт үзгәрүе турында мәгълүматлар теркәлмәгән. Әмма кешелек тарихында шундый чор булуы да билгеле: моннан 120-150 мең еллар элек Русиянең Себер киңлекләрендә җылы саванналар күзәтелгән, һәм бу чор 100 мең ел чамасы элек тәмамланган. Димәк, климатның кинәт һәм көтмәгәндә үзгәреп китүе һәм аның зур куркыныч тудыруы турында мәгълүматлар әлегә юк. Ләкин, соңгы елларда Җир-анабызның язмышы табигый факторларга караганда кешеләр эшчәнлегенә күбрәк бәйле булуын онытмасак иде.

Олег Төхвәтуллин язып алды.
(Фотолар Интернет челтәреннән алынды).

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: