+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
24 апрель 2022, 10:47

Андрей Назаров: "Төрле дин һәм конфессия кешеләрен берләштерүче бәйрәм!"

Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров Башкортстан халкын Пасха бәйрәме белән котлады.

Андрей Назаров: "Төрле дин һәм конфессия кешеләрен берләштерүче бәйрәм!"
Андрей Назаров: "Төрле дин һәм конфессия кешеләрен берләштерүче бәйрәм!"

Социаль челтәрләрдә ул болай дип язган:

“Бүген Пасха - Христосның Яңадан туу көне, изгелек һәм могҗизага ышану көне! Бу инде дини традиция генә түгел, ә төрле дин һәм конфессия кешеләрен берләштерүче бәйрәм. Һәркем Пасхада үз символларын һәм мәгънәләрен таба. Минем өчен бу шатлыклы көн өмет, изгелекнең начарлык өстеннән җиңүен һәм яшәүне символлаштыра.

Русиядә озын постның тәмамлануын билгеләүче Пасха борынгыдан иң яраткан һәм көтелгән бәйрәм булган. Революциягә кадәр бу көннәрне ял иткәннәр. Совет власте бу бәйрәмне идеология хезмәтенә яраклаштырырга тырышты. “Комсомол пасхасы” үткәрә башлады. Ләкин бу ясалма традиция яши алмады. 1942 елда, Бөек Ватан сугышының иң авыр көннәрендә, Пасха халыкка үзенең чын мәгънәсендә кайтарыла. Сугыш вакытында үткәрелгән пасха гыйбадәтләре кешеләргә өметләрен кайтарырга ярдәм итте һәм дошманга каршы көрәшергә көч бирде. Минем моның алга таба сугыш барышын үзгәртүдә мөһим роль уйнавына шигем юк.

Миңа дин алга хәрәкәт итәргә, сынауларны җиңәргә ярдәм итә. Идарә эшчәнлегендә еш кына катлаулы карарлар кабул итәргә туры килә. Мондый минутларда миңа дин көч һәм христиан әхлагы бирә.

Башкортстан Республикасының православие халкын тәбрик итәм! Үзегезнең көчегезгә һәм янәшәгездә булганнарга ышаныгыз, үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз, тормышыгызда һәрвакыт мәхәббәт булсын! Бәхетле Пасха телим! Христос Яңадан туды!”

Автор:Энҗе Садертдинова
Читайте нас: