Христиан Пасхасы Христос терелеп торган көнгә, ягъни яңа стиль буенча 4 апрельдән 8 майга кадәр төрле көнгә туры килә. (Быел ул 24 апрель.) Тарихчылар исәпләвенә караганда, Христосның газап чигү, үлү һәм үлеп терелү елы Римга нигез салынган көннән 783 елга, заманча исәп буенча, безнең эраның 30 елларына туры килә.
Бу көннәр без - мөселманнар өчен дә изге, чөнки Рамазан ае дәвам итә. Православие динендә булганнарны без, мөселманнар, чын күңелдән котлыйбыз.
Билгеле булганча, бу көнне православие динендәгеләр йомырка буяу белән мәшгуль була. Рухани Николай Савченко йомырканы нинди төскә буярга ярамавын әйтте.
“Кызыл төс – шатлык һәм дан билгесе. Шуңа күрә кызыл һәм аңа якын булган төсләрне кулланырга ярый. Шулай ук ак төс тә яктылык билгесе. Ә менә кара, көрән, караңгы зәңгәр төсләргә буярга киңәш ителми. Алар Пасха кебек күңелле бәйрәмгә туры килми”, - ди рухани.
"Кызыл таң" коллективы да гәзит укучылары булган керәшен милләттәшләрен бу изге бәйрәм белән ихлас котлый! Пасхаль шатлык яңа көч һәм әхлакый яңарыш бирсен, һәр йортка җылы һәм игелекле хәбәрләр алып килсен.