"Мөселман дөньясында иң мөһим һәм ихтирам ителгән бәйрәмнәрнең берсе булган бу бәйрәм дин тотучыларның рухын, игелек һәм мәрхәмәтлек, җаваплылык һәм сабырлык идеалларына мөрәҗәгать итүен символлаштыра.
Мөселман руханилары Башкортстанның иҗтимагый тормышында мөһим роль уйный, диниара диалогны ныгытуга лаеклы өлеш кертә. Башкортстан җитәкчелеге безнең хөрмәтле рухи лидерларыбыз сүзләренә һәрвакыт игътибар белән карый. Алар яшьләрне тәрбияләргә, социаль тәртипкә, экстремизм һәм террорчылык идеологиясенә каршы торырга актив ярдәм итә.
Без халыклар дуслыгын, барлык конфессияләр бердәмлеген кадерләп саклыйбыз. Бергәләп ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә ярдәм итәбез. Бөтен ил белән без Донбасс халкына туганнарча ярдәм иттек. Гуманитар ярдәм оештыруда, күчеп килүчеләр турында кайгыртуда Башкортстанның мөселман өммәте дә актив катнаша. Изге гамәлләр, мөһим башлангычларга ярдәм итүләре өчен барлык Ислам динен тотучыларга чын күңелдән рәхмәт белдерәм! Ураза бәйрәме һәр йортка шатлык һәм үзара аңлашу алып килсен, йөрәкләребезгә җылылык китерсен.
Сезгә чын күңелдән ныклы сәламәтлек, иминлек, тынычлык һәм татулык телим!».
Социаль челтәрләрдәге үз битләрендә ул мондый хәбәр бастырды:
«Ураза бәйрәме - мөселманнар өчен изге бәйрәм, Исламда иң борынгы һәм әһәмиятле бәйрәмнәрнең берсе. Башкортстанда төрле милләт һәм конфессия вәкилләре яши. Бер-беребез белән кулга-кул тотынып, гомер-гомергә Башкортстан һәм бөек Русия хакына бергә хезмәт итәбез.
Бер-беребезнең мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен кадерлибез һәм хөрмәт итәбез һәм моңа үз балаларыбызны өйрәтәбез. Ата-бабаларыбыз васыять иткән тынычлык һәм бердәмлекне саклыйбыз. Дуслык, уртак язмышыбыз белән горурланабыз.
Башкортстанның барлык халкына сәламәтлек, иминлек һәм бәхет телим. Һәркемнең күңелендә тынычлык булсын. Барлык изге теләкләр тормышка ашсын. Бәйрәм белән!».
фото: башинформ