+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Май

Хуш ис таралыр чаклар...  

Май
Май

Дөньяларга майлар
килгән —
Чугын аскан ак каен.
Яңгырлымы, яшенлеме,
Май май инде, дускаем...

Ак чәчәкле шомыртларга
Кунып, кошлары сайрар...
Яшь булмаган күңелне дә
Җилкетми калмас
майлар!

Алмагачы, сиреньнәре
Хуш ис таратыр чаклар...
Мәхәббәтен колачларга
Әзер күпме кочаклар...

Күпме йөрәкләр җилкенә
Һәр ел май җиткән саен...
Җылымы ул,
салкынмы ул,
Май май инде, дускаем...

Ләйсән Якупова.

Истәлекле көннәр, һөнәри бәйрәмнәр һәм юбилейлар

1 – Яз һәм хезмәт бәйрәме;
– җырчы, Башкортстанның халык артисты Лина Гәрәе­ваның тууына 70 ел.
2 – Ураза гаете.
3 – Бөтендөнья матбугат азатлыгы көне.
6 – Дирижер, педагог, Башкортстанның халык артис­ты Таһир Сәйфуллинның тууына – 90 ел.
7 – Радио һәм барлык элем­тә тармагы хезмәт­кәрләре көне.
9 – Җиңү көне.
11 – Күренекле биюче, Русиянең атказанган, Баш­корт­станның халык артисты Рәшидә Туйсинага 80 яшь.
12 – Бөтендөнья шәфкать туташлары көне.
15 – Иң тәүге актри­са­ларыбызның берсе Сәхипҗамал Гыйззәтуллина-Волжскаяның тууына – 130 ел;
– Халыкара гаилә көне.
18 – Халыкара музейлар көне.
19 – РСФСРда пионер оешмасы төзелүгә 100 ел;
– күренекле рәссам Михаил Нестеровның тууына – 160 ел.
20 – Бөтендөнья метрология көне.
21 – Хәрби тәрҗемәчеләр көне;
– Полярниклар көне.
24 – Славян язмасы һәм мәдәнияте көне.
27 – Бөтенрусия китап­ханәләр көне.
28 – Ил чиге сакчылары көне.
29 – Советлар Союзы Герое Тәфтизан Миңнегуловның тууына – 100 ел.
31 – Русия адвокатлары көне.

Сынамышлар

* Айның башы җылы, матур килсә, икенче яртысы салкын булыр, һәм киресенчә.
* Май аенда яңгырлар күп яуса, сентябрь коры килер, һәм киресенчә. 
* Шомырт чәчәк атканда һәрвакыт салкыннар көтелә. 
* Май салкын килсә, икмәккә бай ел булыр. 
* Беренче торналар күренгәч, борчак чәчәргә вакыт. 
* Торналар бик еш күренсә – корылыкка. 
* Май аенда коңгызлар күп булса, шулай ук корылык көтелә. 
* Майның егерме берендә яңгыр яуса, көз яңгырлы булыр. 
* Айның соңгы көннәрендә, гадәттә, җиде елга бер тапкыр салкыннар күзәтелә.
* Яңгырлар еш явып, томан еш төшсә – уңышлы елга. 
* Май яңгырлы булса, июнь коры килә яки киресенчә. 
* Майда боз яуса, җәен дә явачак. 

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: