+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

“Юлдаш” сөйли! Хәерле көн, хөрмәтле тыңлаучылар!”

Радио белән халык арасында күпер булып салынган шушы сүзләр күпләргә шатлык китерә.Заманча элемтә чаралары камилләшү белән, радионың эфир даирәсе киңәйгәннән-киңәя. Башкортстанда FM-105,5 ешлыгында сөйләгән “Юлдаш” радиосы чит төбәкләргә, илләргә һәм кыйтгаларга да барып җитә. Бер карасаң, бөтен дөнья өчен эшли ул. Ә икенче яктан – берәүгә төбәп кенә сөйли. Синең белән икәүдән-икәү генә серләшә, киңәш бирә, уйландыра, моңландыра, күңелне сафландыра. Менә шундый тылсым инде ул – радио. Ә анда эшләүчеләр – тылсымчылар. Әйдәгез, үзләре белән якыннанрак танышыйк. Кайчан кагылган аларга бу тылсым? Гәзит битләре аша тыңлаучыларына нинди әйтер сүзләре бар?

“Юлдаш” сөйли! Хәерле көн, хөрмәтле тыңлаучылар!”“Юлдаш” сөйли! Хәерле көн, хөрмәтле тыңлаучылар!”
“Юлдаш” сөйли! Хәерле көн, хөрмәтле тыңлаучылар!”

Азат Фазлыйәхмәтов,
Башкортстанның атказанган матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат хезмәткәре:

– Радиога эшкә килү юллары бик урау булды. Педагогия училищесын тәмамлагач, ике ай гына мәктәптә эшләп, армия сафларында 2 ел хезмәт итеп кайттым да янә мәктәптә 7 ел укытучы булып эшләдем. Уфага күченгәч, хокук саклау органнарында эксперт-криминалист булып 3 ел хезмәт иттем.
Радио тылсымы кайчан кагылдымы? Нәкъ менә шул “тылсым” сүзе урынлы булыр бу сорауда. Милициядә эшләгән елларда “Сез диктор түгелме, тавышыгыз таныш кебек”, – дигән сорауны миңа таныш булмаган кешеләрдән еш кына ишетергә туры килде. Аптырап та кала идем бу сорауга...
Белмим, нәрсә тәэсир иткәндер, бер заман күңелемдә шул телеүзәк бинасында эшләү теләге барлыкка килде. Кем булып эшлисемне дә күзалламыйм, әмма күңелем шунда тартылды. Шулай бервакыт Башкортстан радиосы аша алып баручыларга конкурс булачагы турында игълан ишетеп калдым... Язылдым, килдем, катнаштым һәм эшкә кереп киттем дә менә инде 24 ел радиода эшлим.
Әлбәттә, радиода эшләү тәртибен белми идем. Остазым итеп Зифа Нагаева билгеләнде. Әле булса мин аннан бик күп нәрсәләргә өйрәнәм.
Эшләү дәверендә без, бер төркем журналистлар, дикторлар, алып баручылар радиотыңлаучылар белән төрле очрашуларга йөрдек, концертлар оештырдык, бик күңелле чаралар үткәрдек. Туры эфирда эшлибез, хатларны да туры эфирда укыйбыз. Шулай бер начар гына язылган хат эфир алдыннан гына кулыма килеп керде. Ярар башта ук укырмын да котылырмын дип уйлап куйдым. Берничә урында ялгышып укып чыктым да, микрофонны сүндерергә оныттым, “Котылдым бу нәрсәдән” – дидем...
Менә инде 22 ел буена “Чүмеч йолдыз” хит-парадын алып барам. Ике елга бер тапкыр йомгаклау концертларын оештырам, “Исемнәре лаек мактауга”, “Ак юллар”, “Закон һәм тәртип”, “Яралы язмышлар”, “Якты хәтер” тапшырулары радиобызның фондына кереп калган.

Рания БИЛАЛОВА:
– Әссәламегаләйкем, мөхтәрәм, “Кызыл таң” гәзитен яратып укучылар! Аның хезмәткәрләренә радио көне уңаеннан безгә игътибар бирүләре өчен рәхмәт сүзләремне җиткерәсем килә. “Юлдаш” радиосын тыңлаучылар күптер арагызда. Сезгә бик зур рәхмәтләребез!
Бик бәләкәй чактан ук радио тыңлап үстем. Төшке аш вакытында гаилә белән җыелып Башкортстан радиосын тыңлыйбыз. Шунда төшкә кадәр укыганнарыбыз – өйгә кайта, төштән соң укыганнарыбыз мәктәпкә китә. Барыбыз 8 газиз жан идек. Хәзер сеңлем белән икәү генә калдык...
БДУны, Стәрлетамак республика мәдәният техникумын тәмамлап, радиода эшләп йөрүемә дә байтак еллар үтте. Әлхәмдүлилләһ! Анда эшкә килүем дә радио аша булды. Белемле, энергияле яшьләрне эшкә чакыралар иде. Конкурсны уңышлы үтеп, татар телендә тапшырулар алып баручы булып киттем. Әлеге көндә Русия Ислам университетының икенче курс студентымын. Радио алып баручысы шулай гомере буена укый, халыкны яктылыкка алып бара инде ул. Барыбызның да күңеленә яктылык, яхшылык юллап калам.

Флорида КОРБАНОВА:
– Талантларга бай Чакмагыш районының гүзәл табигатьле Чиялекул авылында тирә-як яшеллеккә, хуш искә күмелгән, кошлар җыры тантана иткән серле яз мизгелендә туганмын! 1997 елда Башкорт дәүләт педагогия институтын тамамлаганнан соң, башкалабызда татар сыйныфлары ачып, съездларда депутат булып сайланып, һөнәрем буенча эшләп йөргәндә, хезмәтем уңышлары хакында ”Радио-2” каналына интервью бирергә, чыгышлар ясарга туры килде. Шунда минем үземә дә тапшырулар эшләргә тәкъдим иттеләр. Шулвакыт язмышым борылыш алып, мавыктыргыч тылсымлы радио дөньясына алып керде! Бу очрашу минем яраткан радио хезмәтемә юл салды да инде. Әхәт Мортазин, Зифа Нагаева, Ләйсән Сәйфетдин, Нурия Абдуллина кебек тәҗрибәле остазлардан үрнәк алып, тыңлаучы күңеленә үтеп керердәй, изгелеккә әйдәүче тапшырулар әзерләү максаты белән эшли башладым! Матур эшләре белән танылган хатын-кызлар, язмыш сынауларына бирешмәгән көчле рухлы шәхесләр, халкыбызның рухи дөньясы, мәдәнияте хакында бәян иткән ”Балкыш”, “Ак калфак”, “Яшьлек дусларым” тапшырулары үз тыңлаучыларын тапты, хуплап кабул ителде. Рәхмәт сезгә, минем тугры юлдашларым! Эшемдә иң ошаганы: төрле язмышлы, сәләтле, үзенчәлекле, күренекле шәхесләр белән танышу, очрашу! Һәр вакыйганың уртасында булу, заман белән бергә атлау, алга бару. Бүген алып барган “Югалту-табышларым” тапшыруында бер-берсен югалткан төрле язмышлы кешеләрне очраштырып, кавыштырып, күңелемә рәхәтлек алам! Эфирдан тыш та тыңлаучылар миңа шалтыратып үзләренең шатлык-борчулары белән уртаклаша. Монысы да минем өчен сөенеч, зур хөрмәт! Яратып алып барган, тыңлаучыларга якыннарын табарга ярдәм иткән бу программабызда кызыклы, үзенчәлекле очрашулар да булып тора. Мәсәлән, таныш булмаган ике тыңлаучыбыз – Фәнисә апа Минәҗева белән Жиһаннур абый Хәбибуллин табышып, кавышып, әлеге көндә Балтач районының Кансөяр авылында тапшыруыбызга рәхмәтле булып матур гомер кичерә. “Кадерле кешемә” котлаулар программасында укылган һәр тәбрикләү хатына да күңел җылымны өстәп, туган көннәрен билгеләүче дусларыбызга илтеп җиткерергә тырышам! “Юлдаш” радиосының тату коллективында эшләгән һәркем ихлас һәм һөнәри осталыкка ия! Безнең эфирга чыгуны тыңлаучыларыбыз зарыгып көтеп тора, “Юлдаш”ны көн әйләнәсенә тыңлыйлар икән, бу безгә илһам бирә, яңа ачышларга, үрләргә әйди.
Радиода эшләгән дәвердә, әлбәттә, кызыклы, күңелле хәлләр дә, күңелсезрәкләре дә очрап тора. Бервакыт телеүзәк бинасына шартлаткыч куелган, дигән хәбәр таралды. Полиция, Гәдәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкилләре барлык хезмәткәрләрне урамга чыгарды. Бинада кеше калмады. Ә безгә тавыш режиссеры белән эфир үткәрергә туры килде! Бернәрсәгә карамый, эфирны лаеклы тәмамлап чыктык. Әле дә дулкынланып искә алабыз бу вакыйганы.
Безнең иҗатыбыз, тормышыбыз белән кызыксынып торган юлдашларыбыз, Аллаһка шөкер, күп. Мактыйлар да, тәнкыйтьлиләр дә, безгә атап шигырьләр дә язалар. Барлык тыңлаучыларым да минем өчен кадерле. Ходайга, миңа гомер биреп, һәрвакыт терәк-таяныч булып, матур, уңышлы тормыш юлына алып чыккан әти-әниемә, гаиләмә, гомер юлымда очраган һәр кешегә, тыңлаучыларыма рәхмәтле булып, халкыма хезмәт итәм. Йөрәкләрдә якты тойгылар уятучы “Юлдаш” радиосында эшләвем белән горурланам!
Радио – халыкка армый-талмый мәгълүмат җиткерүче һәм җыр-моң көйләүче чын дусты! Ул аның рухи юлдашы да, сердәше дә! “Юлдаш” радиосыннан аерылмыйча, һәрвакыт безнең белән бергә булган тугры дусларыбыз – тыңлаучыларыбыз, бергә эшләгән барлык хезмәттәшләремне ихлас күңелдән Радио көне белән котлыйм! Иң мөһиме – сәламәтлек, гаилә бәхете, иҗади уңышлар телим! Шулай ук алда әле безнең иң зур бәйрәмнәребезнең берсе – Бөек Җиңү тантанасы тора! Гөрләтеп яшәр, илһамланып эшләр, илебезгә тынычлык алып килү өчен көрәшеп, безгә Җиңү таңы бүләк иткән каһарманнарның батырлыгын, үсмер балаларның, абый-апаларның хезмәтләрен безнең онытырга хакыбыз юк. Сезнең алда баш иябез, хөрмәтле ветераннар! Бөек Җиңү белән сезне!

Рәсимә ГАЙНЕТДИНОВА:
– Язмышымны радио хезмәте белән бәйләвемә чиксез бәхетлемен. Балачак хыялы тормышка аша, дигән сүзләргә үз мисалымда янә бер инанам. Әтием бакыйлыкка күчкәндә, мин сабый бала гына идем. Еллар үткән саен аны сагыну хисе артканнан-арта барды. Бик авыр бер мәлдә әтием рухы алдында сүз бирдем – мин аның фамилиясен данларга тиешмен. Ә моның өчен сәхнә кешесе булырга кирәк дигән уй туды. Еллар узды, мин музыкаль-педагогик белем алдым, хезмәт юлына бастым. Конкурс шартларын үтәп, “Болгар” радиосының алып баручысы булып эш башладым. Бераз тәҗрибә туплагач, үз көчемә ышанып, “Юлдаш” радиосына килергә батырчылык иттем. 15 ел сизелми дә узып киткән. Бу җәһәттән өлкән буын журналистлары – Зифа Нагаева, Ләйсән Сәйфетдин, Нурия Абдуллина һөнәри осталык үрнәге булды.
Минем өчен радио – сихри бер дөнья. Анда яңгыраган тапшырулар, музыкаль-әдәби әсәрләр тоташ галәмгә тарала. Радио өчен чикләр юк, һәр- кем аны теләгән вакытында тыңлый ала. Радио – үткән белән киләчәкне бәйләп торучы мәгълүмат чыганагы.
Эш дәверендә төрле язмыш кешеләрен очратам. Алар арасында бәхетлесе дә, үзләрен бәхетсез санаганнары да бихисап. Яшәү – көрәш. Һәркем бу дөньяда үз урынын булдыруга лаеклы. Тыңлаучыларыма чиксез рәхмәтлемен.
Һәр эфирга чыгып, әтиемнең фамилиясен яңгырату минем өчен олы горурлык. Кайчандыр, сабый күңелендә өмет чаткылары уятып яшәгән хыялымның тормышка ашуы үзе бәхет түгелмени?!
Менә шундый җылы сөйләшү булды “Юлдаш” радиосында татар телендә тапшырулар алып баручы каләмдәшләр белән. Күңелендәгесен яшермичә бәян итеп, “Кызыл таң” укучыларын зурлаулары өчен рәхмәт аларга. Ә без янә радио кабызабыз: “Юлдаш сөйли! Хәерле көн, хөрмәтле тыңлаучылар!”

Сәхифәне Резида ВӘЛИТОВА әзерләде.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас