+20 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Рәшидә Туйсина бит ул!

Бүген аңа - дан. Аңа хөрмәт!

Рәшидә Туйсина бит ул!
Рәшидә Туйсина бит ул!

Бүген Русиянең атказанган, Башкортстан Республикасының халык артисты, Салават Юлаев исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Рәшидә Гыйлметдин кызы Туйсина 80 яшьлек юбилеен билгели.

Рәшидә Туйсина 1942 елның 10 маенда Баймак районының Чыңгыз авылында туа. Бөек Ватан сугышы елларында, башка авылдашлары белән бергә, әтисе Гыйлметдин фронтка китә. Ул исән кайта, әмма озак яшәми. Әнисе Мәрхәбә апаның кулында дүрт бала кала, Рәшидә алар арасында иң кечкенәсе була.

Кече яшьтән Рәшидә Туйсина халык җырына һәм биюенә гашыйк була, мәктәптә үзешчән сәнгатьтә актив катнаша. Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң ул пионервожатый булып эшли. 1960 елда Рәшидә, Уфага пионервожатыйлар семинарына килеп, Башкорт АССРның Дәүләт халык бию ансамбленә биючеләр җыелуын ишетә, аны коллективка нигез салучы Фәйзи Гаскәровка мөрәҗәгать итә.

"Фәйзи Әдһәм улы - ул вакытта яшь биюче, тиздән «Заһидә»не башкорт биюенең энҗе бөртеге булуын фаразлаган. Ансамбльнең солисткасы буларак, Рәшидә Туйсина беренче тапкыр «Заһидә»не тамашачылар алдында нинди дә булса чираттагы концертта түгел, ә Мәскәүдәге Кремль съездлар сарае сәхнәсендә башкарды. Бию барган берничә минут эчендә Рәшидә үзенең Уралы, халкының рухи байлыгы турында сөйләде. Зал һәр хәрәкәтне, һәр баш борылышын, аның балкып торган йөзе чагылышын күзәтте. Ә ахырда ул алкышларга күмелде...» ,- дип язган шагыйрь һәм әдәбият белгече Рәшит Шәкүров.

27 ел дәвамында Рәшидә Туйсина Башкорт АССРның Дәүләт халык биюләре ансамбле солисткасы була.

Без бүген дә Рәшидә апаны республиканың мәдәни тормышында күрергә күнеккән. Тагын күрешербез әле, Заһидә-Рәшидә апабыз!

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: