+18 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

"Кара алтын" чыккан көн!

Бүген Башкортстанның нефть сәнәгатенә 90 ел тула. Бу хакта социаль челтәрдә республика Премьер-министры Андрей Назаров яза.

"Кара алтын" чыккан көн!
"Кара алтын" чыккан көн!

"Бүген Башкортстанның нефть сәнәгатенә 90 ел тула - нәкъ менә шушы көнне 1932 елда Ишембай янындагы скважинадан нефть бәреп чыга, - дип язган ул. - Бу вакыйга республика икътисадын да, тормышын да тамырдан үзгәртә. Ул вакытта, нигездә, аграр төбәк буларак танылган БАССР бөтен дәүләтнең индустриаль таянычы буларак формалаша башлый.

Бөек Ватан сугышы елларында республиканың эвакуацияләнгән предприятиеләре һәм И. М. Губкин исемендәге Мәскәү нефть институты бу сәнәгать нигезен ныгыта. Шуның нәтиҗесендә Башкортстанның тыл хезмәткәрләре Бөек Җиңүгә зур өлеш кертә, фронтка танклар һәм самолетлар өчен ягулык җибәреп тора.

БАССР илнең алдынгы нефть төбәге була. Нефть чыгару һәм эшкәртү өлкәсендә Башкортстан СССР нефтенең 20 процентын тәэмин иткән. Бу, бүгенчә әйтсәк, икътисади үсеш драйверы булган. Ягулык-энергетика комплексы ярдәмендә республикада шәһәрләр барлыкка килә һәм үсеш ала, ә Уфа, Бөтенсоюз яшьләрен өчен үзенә тартып тору ноктасы буларак, миллионлы шәһәргә әверелә".

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: