+1 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

“Халкыбызның данлы үткәнен онытмыйбыз!”

27 май – Китапханәләр көне.Дүртөйледә проза бәйрәме узды.Дүртөйле районының Иванай авылы модельле китап­ханә­сендә “Күңел түреннән чыккан илhам чишмәсе” дип атал­ган проза бәйрәме узды. Ул Бөек Җиңүнең 77 еллыгына багышланды.

“Халкыбызның данлы үткәнен онытмыйбыз!”
“Халкыбызның данлы үткәнен онытмыйбыз!”

Бәйгене оештыручылар Иванай модельле китапханә хезмәт­кәрләре Гөлназ Ханова белән Регина Хәйруллина белдерүен­чә, әлеге чараның максаты — үсеп килүче буында туган әдә­биятыбызга, халкыбызның данлы үткәненә сөю уяту, ватан-пәр­вәрлек тойгысын тәрбияләү.
Проза бәйрәмендә Дүртөйле районы мәктәпләренең 5-11нче сыйныф укучылары катнашты. Аларның һәркайсы татар, башкорт язучыларының Бөек Ватан сугышы елларын чагылдыручы әсәрләреннән өзекләрне яңгы­рат­ты. Жюрида Русиянең халык мәга­рифе отличнигы, Баш­кор­тстан­ның атказанган укытучысы Венера Карамова, Башкорт-стан­ның һәм Русиянең Журналистлар берлекләре әгъзасы Әнисә Ягъфәрова, “Дулкын” әдәби ижат клубы әгъзасы Клара Сә­фә­рова эшләде. Ә бәйге­челәр чарага җитди әзерләнгән иде: язу­чы­ларның әсәрләреннән озын-озын өзекләрне сәнгатьле итеп яттан сөйләүче укучылар арасында иң-иңнәрне сайлап алу җиңелдән булмады. Ни­һаять, җиңүчеләрнең исемнәре яңгыратылды. Башкорт телендә чыгыш ясаучылар арасында беренче урынны Дүртөй­ле 3нче гимназиясенең 6нчы сыйныф укучысы Лилия Исмакаева (ос­тазы – Эльза Газизова) һәм Иванай урта мәктәбе­нең 5нче сый­ны­­ф укучысы Ләйсән Корбангалиева (укытучысы Ми­ләүшә Мә­һә­диева) яулады.
Икенче урында — Дүртөйле 1нче урта мәктә­бенең 6нчы сыйныфыннан Илдус Хаяхов (остазы – Рифа Хаҗиәх­мәтова). Өчен­че урында — шушы ук мәк­тәп­нең 5нче сыйныфыннан Айсаф Зарипов (укытучысы – Миләүшә Бәйрәм­ши­на).
Татар язучылары әсәрлә­рен­нән өзекләр әзерләгән укучылар арасында Мәскәү урта мәктәбе­нең 5нче сыйныф укучысы Илнар Мөхәммәт­җанов (остазы – Эльза Мөхәм­мәт­җанова), беренче урын яулады. Икенче урында — Дүр­төйле 2нче лицееның 5нче сыйныф укучысы Диана Шәри­фул­­лина (укытучысы – Эльза Садрисламова) һәм аның сый­ныф­ташы Айгөл Галимханова (остазы — Гүзәлия Исламова). Өчен­че урынны Иванай урта мәк­тә­бенең 7нче сыйныфыннан Денис Нәбиуллин (укытучысы – Зөлфия Әхмәтова) белән Дүртөйле 4нче урта мәктәбенең 6 сыйныфыннан Алсу Закирова (остазы – Глүсә Камалова) бүлеште.

Фото: М.Латыйпова

Автор:Миләүшә Латыйпова
Читайте нас: