1552 елда Казан ханлыгын буйсындырган патша Иван IV башкортларга Русия дәүләте составына үз теләкләре белән керү тәкъдиме белән мөрәҗәгать иткән.
Халык җыеннарында башкорт ырулары вәкилләре сайланган, сөйләшүләр алып бару максатында вәкилләр башта — Казанга, аннары Мәскәүгә барган.
1554-57 елларда Казандагы патша наместнигы бояр Александр Борисович Горбатый-Шуйский белән элекке Казан ханлыгының подданныйлары — төньяк-көнбатыш башкортлары — байлар, бүләр, гайнә, ирәкте, каратабын, уран, аннары үзәк — мең, юрматы, көньяк-көнчыгыш — бөрҗән, кыпчак, тамьян, үсәргән, көнчыгыш кабиләләре — табын, күзәй вәкилләре сөйләшүләр алып барган.
Башкортларның үз теләге белән Русия дәүләтенә керүенең йомгаклау этабы 1557 елда илчеләрнең Мәскәүгә барып, анда Мәскәү хакимияте белән сөйләшүләр оештырылуы, башкортларның Иван IV кулыннан Жалованный грамоталар алуы белән тәмамланган. Грамоталарда кушылуның төп шартлары тасвирланган, башкорт кабиләләренең башлыкларына — тархан һәм кенәз, кайберләренә староста дәрәҗәсе бирелгән. Патша Иван IVнең Грамоталары — Русия дәүләте белән башкортлар арасында башкортларның Русия дәүләтенә керүе турындагы Килешүе.
Урал аръягы башкортларының бер өлеше (төньяк-көнчыгыш) Русия гаскәрләренең Күчем хан варислары белән бәрелешләр барышында, ягъни XVI гасыр ахырында — XVII гасыр башында, Себер ханлыгы җиңелгәч, Русия дәүләтенә кергән.
Башкортстанның үз теләге белән Русия дәүләтенә керү вакыйгасы башкорт шәҗәрәләрендә урын ала һәм башкорт авыз-тел иҗатында тасвирлана. Республикада 1957 һәм 2007 елларда Башкортстанның үз теләге белән Русия составына керүенең 400 һәм 450 еллыгына багышланган тантаналы чаралар һәм гыйльми конференцияләр оештырыла. Бу тарихи вакыйгага багышлап Уфада 1957 елда Дуслык монументы төзелә.
13 июньдә БАССРны икенче Ленин ордены белән бүләкләүгә 65 ел тулды. Башкорт АССРы Советлар Союзының иң югары бүләген, указда билгеләнгәнчә, Башкортстанның үз теләге белән Русия составына керүенә 400 ел тулу уңаеннан һәм сәнәгать, авыл хуҗалыгы, мәдәният үсешендә ирешелгән уңышлары өчен ала. БАССР 1935 елның 15 мартында – беренче Ленин ордены, 1969 елның 21 мартында Октябрь Революциясе ордены, 1972 елның 29 декабрендә Халыклар дуслыгы ордены белән бүләкләнгән.
Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН әзерләде.