+21 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
21 июнь 2022, 10:25

Бүген безне иң озын көн көтә!

Күңелдә йөрткән теләгегезне әйтеп калыгыз.

Бүген безне иң озын көн көтә!
Бүген безне иң озын көн көтә!
Бүген без елның иң озын көнен яшәячәкбез, аның артыннан иң кыска төн киләчәк.

Бүген, 21 июньдә, "җәйге кояш торышы көне" дип аталучы астрономик вакыйга көтелә. Ел дәвамында кояш горизонт өстендә төрле ераклыкка күтәрелә. Бүген ул астрономия энциклопедиясендә «эклиптика ноктасы» дип аталган иң югары ноктага җитәчәк.
Русиянең төрле төбәкләрендә көн озынлыгы аерылып торачак. Картада шәһәр төньяктарак урнашкан саен, анда яшәүчеләрне озынрак көн көтә.

Безнең көннәрдә барлык табигый күренешләргә, шул исәптән моңа да, фәнни аңлатма бирелә. Ләкин безнең ата-бабаларыбыз өчен алар аңлаешсыз һәм серле булган. Кояш кешеләргә мәрхәмәтле булсын өчен борынгы заманда күп йолалар үткәргәннәр.
Безнең вакытта, әлбәттә, негативтан арыну өчен ут аша сикермиләр һәм яшь булып калу өчен чык белән дә юынмыйлар.

Шуңа да карамастан, астрологлар 21 июньдә кояш энергиясе арта һәм кешегә йогынты ясый, дип раслый. Алар фикеренчә, бүгенге көн бик уңай булырга охшаган. Яңа эшләрне башларга яисә булган проектларны үстерергә мөмкин. Алар матди уңыш китерәчәк һәм озак вакытлы булачак.

Кешеләр җәйге кояш торышының таңында хыялында йөрткән иң зур теләген әйтергә тырышкан. Алар ел ахырына кадәр бу хыял тормышка ашачак, дип өметләнгән.

 
Фото: woplan.net

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: