+17 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
10 июль 2022, 14:05

Һөнәргә тугрылык — искиткеч тарих

Республика Башлыгы Радий Хәбиров почта хезмәткәрләрен котлады.

Һөнәргә тугрылык — искиткеч тарих
Һөнәргә тугрылык — искиткеч тарих
“Авылда хат ташучы — көтеп алган бик кирәкле кеше, мәгълүмат таратучы. Һәм бүген, Русия почтасы көнендә, #ЖЗЛ Башкортстан рубрикасында — Наталья Ивановна Ковина, Дуван районында Мәсәгуть почтамты начальнигы.

Наталья Ковина — бишенче буын хат ташучысы, 30 елга якын эшли. Аларның гаилә хезмәт династиясенең гомуми стажы 200 елга якын.
Династияне әле XIX гасырда ук Наталья Ивановнаның бабасының бабасы нигез сала — Аким Петрович Лавров ямщик булып хезмәт итә. Аким Лавровның улы, оныклары (Александра Ивановна һәм Марина Ивановна), оныкчыклары (Наталья Ивановнаның әнисе – Холкина Галина Павловна, аның сеңелесе Сорвина Екатерина Павловна), үзе Наталья Ивановна һәм аның апасы Татьяна хезмәт юлын почта белән бәйли.

Наталья Ивановнага хезмәттәшләре зур хөрмәт белән карыйлар, һәрвакыт аның фикеренә колак салалар. Өйдә ул – кайгыртучан хатын һәм ике бала анасы. Улы Кирилл — курсант, булачак Ватан сакчысы. Кызлары Кристина психолог белгечлегенә укый. Эштә җаваплылык зур булуга карамастан, Наталья Ковина күңел өчен вакыт таба — гөрләтеп бакча үстерә. Ә тагын ул искиткеч аш-су остасы – үзе пешерә һәм яңа рецептлар уйлап таба.
Һөнәргә тугрылык турында искиткеч тарих. Наталья Ивановнаны һәм барлык почта хезмәткәрләрен бәйрәм белән котлыйм.

Бәхет, сәламәтлек һәм иң изге теләкләр телим”, — дип яза социаль челтәрләрдәге рәсми битендә республика Башлыгы Радий Хәбиров.
 
Фото республика Башлыгы Радий Хәбировның социаль челтәрләрдәге рәсми битеннән.
Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: