+23 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
17 июль 2022, 10:45

Радий Хәбиров Металлурглар көне белән котлады

Башкорстан Башлыгының рәсми сайтында республика җитәкчесе Радий Хәбиров металлургларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлады. Анда болай диелә:

Радий Хәбиров Металлурглар көне белән котлады
Радий Хәбиров Металлурглар көне белән котлады

“Хөрмәтле металлургия тармагы хезмәткәрләре һәм ветераннары!

Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм!

Башкортстан чынлап та үзенең металлургия җитештерүчәнлеге белән дан тота. "Мечел", "Урал тау-металлургия компаниясе" кебек гигантлар контурларына керүче безнең предприятиеләр уникаль компетенцияләргә һәм технологияләргә ия, ил базарында мөһим өлешне алып тора.

Елдан-ел металлургларыбыз көндәшлеккә сәләтле продукция чыгаруны арттыра, инновацион проектларны гамәлгә ашыра, илнең сәнәгатен, аның оборона сәләтен ныгытуга саллы өлеш кертә.

Металлург профессиясе - көчле, нык рухлы кешеләр эше. Авыр хезмәтегез, югары, һөнәри осталыгыгыз, җаваплылыгыгыз өчен сезгә чын күңелдән рәхмәт белдерәсем килә. Без сезнең белән горурланабыз һәм металлургия тармагы хезмәтчәннәренең һәрвакыт илнең ышанычлы терәге булачагын беләбез.

Сезгә, хөрмәтле дуслар, ныклы сәламәтлек, тынычлык, иминлек, яңа казанышлар һәм шатлыклы вакыйгалар телим!

Бәйрәм белән! Металлурглар көне белән!”

Фото: glavarb.ru

Автор:Энҗе Садертдинова
Читайте нас: