+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
14 август 2022, 12:15

Төзүчеләр көне белән!

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров төзүчеләрне һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрик итте.

Төзүчеләр көне белән!
Төзүчеләр көне белән!

“Хөрмәтле төзелеш тармагы хезмәткәрләре һәм ветераннары!

Сезне һөнәри бәйрәмегез - Төзүчеләр көне белән чын күңелдән котлыйм!

Республикабыз халкы исеменнән сезгә намуслы хезмәтегез өчен рәхмәт белдерәм.

Төзелеш тармагы - республика һәм ил икътисадының әйдәп баручы секторларының берсе. Бүген Башкортстанның проект, фәнни-тикшеренү, подряд оешмаларында 60 меңнән артык белгеч эшли.

Сезнең югары осталыгыгыз һәм җаваплылыгыгыз нәтиҗәсендә безнең республика динамик рәвештә үсә, торак төзелешенең иң зур күләмнәре булган әйдәп баручы төбәкләр исәбенә керә. Узган елда Башкортстанда рекордлы 2,9 миллион квадрат метр торак сафка кертелде. 120 меңнән артык гаилә үзләренең торак шартларын яхшыртты. Тармак ышанычлы рәвештә алга бара, яңа технологияләр һәм заманча материаллар үзләштерә.

Һәркайсыгыз көндәлек хезмәте белән шәһәребезне һәм авылларыбызны төзекләндерүгә саллы өлеш кертә. Сез тудырган барлык нәрсә Башкортстанда яшәүчеләрне һәм кунакларны озак еллар дәвамында шатландырсын.

Республикабыз үсешенә керткән зур өлешегез өчен рәхмәтемне белдерәм!

Ныклы сәламәтлек, уңышлар, яңа мөһим проектлар һәм бетмәс-төкәнмәс энергия телим!

Төзүчеләр көне белән!

Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров", - дип язган ул.

Автор:Энҗе Садертдинова
Читайте нас: