“Башкортстан торак төзү һәм файдалануга тапшыру буенча алдынгы төбәкләр исемлегенә керә. Исегезгә төшерәм, узган ел нәтиҗәләре буенча республика Идел буе федераль округында 2нче һәм Русиядә сафка кертелгән торак квадрат метрлары буенча 7нче булды. Бу безнең рекорд - 2021 елда без 2,9 миллион квадрат метр торак төзедек.
Быел темпларны киметмибез, беренче яртыеллык нәтиҗәләре буенча инде 1,5 миллион квадрат метр торак төзелгән, башкарылган эшләр күләме - бер ел элек булганнан 18 процентка күбрәк.
Бу саннар исем өчен генә түгел. Төзелеш тармагы үсә, ә бу - безнең икътисад торышының иң мөһим күрсәткечләренең берсе.
Торак төзелешеннән тыш, республика социаль һәм инфраструктур объектлар төзүне дәвам итә. Без төзелеш технологияләрен модернизацияләү өстендә актив эшчәнлек алып барабыз һәм, барыннан да элек, тармакның импортка бәйлелеген киметү өстендә эшлибез.
Бүген - Төзүчеләр көне.
Бу өлкәдә эшләүчеләрне котлыйм.
Уңышлар һәм яңа үрләр!” – дип язган ул.