+24 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
21 август 2022, 13:24

“Авиация - иң югары технологияле һәм динамикалы үсүче тармакларның берсе!”

Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров социаль челтәрләрдә һава флоты көне белән котлаган.

“Авиация - иң югары технологияле һәм динамикалы үсүче тармакларның берсе!”
“Авиация - иң югары технологияле һәм динамикалы үсүче тармакларның берсе!”

“Бүген без Русия һава флоты көнен бәйрәм итәбез. Авиация - иң югары технологияле һәм динамикалы үсүче тармакларның берсе, икътисадның зур структур элементы һәм транспортның иң куркынычсыз төре.

Башкортстанның бу индустриядә мөһим субъект булуы аеруча горурлык тудыра. Мостай Кәрим исемендәге Уфа халыкара аэропорты көннән-көн үсә, узган елда яңа терминал ачылды, һәм аэропорт, 4 миллионнан артык кешегә хезмәт күрсәтеп, Идел буе федераль округында иң йөкләнешле һәм Русиядә пассажирлар агымы буенча унынчы булды. Безнең УДАТУ планетаның иң яхшы университетлары халыкара рейтингларына керә, ә УМПО, УППО, УАПО, "Гидравлика" һәм КумАПП коллективлары күп дистә еллар дәвамында үзебезнең очкычлар өчен алдынгы техника җитештерәләр. Бу - авиация өчен комплектлаучы әйберләр китерүгә санкцияләр шартларында мөһим өстенлек. Безнең предприятиеләр базарда үз позицияләрен ныгытачак һәм заказлар портфелен арттыру өчен яңа мөмкинлекләр алачак.

Бөек Ватан сугышының авыр елларында һәр өченче хәрби очкычта Уфа двигателе торган, ә "Як-9У" самолеты "ВК-107А" моторы белән Икенче бөтендөнья сугышының иң тиз истребителе дип таныла.

Хәзер Башкортстан җитәкчелеге ярдәмендә республикада пилотсыз очу аппаратлары җитештерү үсә. Узган елда УДАТУ һәм УМПО белгечләре Евразия НОЦ базасында җиңел авиация өчен уникаль поршеньле двигатель булдырган, ә инде быел пилотсыз вертолетлар Күмертауда җыелу өчен сертификация узарга тиеш.

Тарихи яктан безнең авиация, барлык кыенлыкларга карамастан, һәрвакыт көчле прогресс драйверы булып торды. Бүген Һава флоты көне һавага күтәрелгән һәм аларның очышларының куркынычсызлыгын тәэмин иткән барлык кешеләрне берләштерә. Сезгә иң югары максатларга ирешүегезне, иминлек һәм эшегездә уңышлар телим! Бәйрәм белән!”, - дип язган ул.

Автор:Энҗе Садертдинова
Читайте нас: