-3 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
2 сентябрь 2022, 10:25

Сентябрь

Истәлекле көннәр,һөнәри бәйрәмнәр һәм юбилейлар  

Сентябрь
Сентябрь

1 — Белем көне;
— Бөтендөнья тынычлык көне;
— Тынычлык өчен профсоюзлар хәрә­кәте көне;
—“Кызыл таң”ның элекке журналисты Әхмәт Гайсинның тууына — 85 ел.
2 — Икенче Бөтендөнья сугышы тәмамланган көн;
— Русия гвардиясе көне.
3 — Терроризмга каршы көрәш­тә теләктәшлек көне.
4 — Нефть һәм газ сәнәгате хезмәт­кәрләре көне;
— Ядро тәэминаты белгечләре көне.
6 — Медицина фәннәре докторы Мәхмүзә Гайнуллинага 75 яшь.
7 — Күренекле рәссам, Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Георгий Калитовның тууына — 70 ел.
8 — Философия фәннәре докторы, профессор Әлим Әхмәдиев­ның тууына 70 ел.
— Журналистларның халыкара теләк­тәшлек көне.
9 — Бөтендөнья матурлык көне.
10 — Язучы Зиннәт Галимовның тууына — 100 ел.
11 — Танкистлар көне;
— Русия Кораллы Көчләренең тәр­бия эше органнары белгечләре көне.
13 — Программистлар көне.
16 — Халыкара озон катламын саклау көне.
17 — Физика-математика фәннәре докторы, профессор Салават Усма­нов­­ның тууына — 75 ел.
18 — Урман хуҗалыгы хезмәт­кәр­ләре көне.
19 — Корал эшләүчеләр көне.
20 — Башкортстанның атказанган рәссамы Ренат Вәлиуллинга 75 яшь.
21 — Халыкара тынычлык көне;
— Башкортстанның халык артисты Гөлшат Зыязетдиновага 75 яшь.
22 — Бөтендөнья автомобиль­ләр­сез көн;
— Башкортстанның халык язу­чы­сы, Салават Юлаев исемендәге дәү­ләт премиясе лауреаты Таң­чулпан Гариповага 75 яшь.
25 — Машина төзүчеләр көне.
27 — Халыкара Туризм көне;
— Тәрбиячеләр һәм барлык мәк­тәп­кәчә яшьтәге балалар учрежде­ние­ләре хезмәткәрләре көне.
28 — Атом сәнәгате хезмәт­кәрләре көне.
30 — Халыкара тәрҗемәчеләр көне.
— Русиядә Интернет көне.

Фенолог күзәтүләре

1 сентябрьдә нинди һава торышы сакланса, көз шундый булыр.
2 сентябрьдә җил көньяктан иссә — җылыга, көнчыгыштан — эсселеккә, көнбатыштан — яң­гырга, төньяктан — корылыкка.
3 сентябрьдә каен яфраклары саргаеп бетсә, әбиләр чуагы озак була, салкыннар соң килә.
4 сентябрьдә көн кояшлы булса, октябрь дә җылы килә.
5 сентябрьдә кичен томан төшсә, көннәр җылы торыр.
6 сентябрьдә яуган яңгыр коры көз һәм киләсе елга муллык юрый.
7 сентябрьдә төштән соң яңгыр яуса, ул озак вакытлы булыр.
8 сентябрьдә каен һәм имән яфраклары коелмаса, кыш суык булыр.
9 сентябрьдә күктә өер-өер болытлар күренсә, кыска вакытлы яңгырлар явып узар.
10 сентябрьдә чикләвек күп, гөмбә аз булса, кыш карлы һәм суык булыр.
11 сентябрьдә торналар җылы якка китсә, кыш иртә килер.
12 сентябрьдә пәрәвез үсемлек­ләргә чорналса, көннәр җылы торыр.
13 сентябрьдә көньяктан искән җил солы уңышының мул булуына ишарә.
14 сентябрьдә кояш кызарып баеса, көннәрне суыта.
15 сентябрьдә кичен җил көчәеп, юнәлешен үзгәртсә, көннәр бозылыр.16 сентябрьдә иртән томан төшсә, коры, аяз көннәр көтегез.
17 сентябрьдә иртән яңгыр яуса, төшкә кадәр туктар.
18 сентябрьдә урманда миләш аз икән — октябрь коры, күп булса, яңгырлы килер.
19 сентябрьдә иртән агачларда бәс күренсә, кыш карлы булыр.
20 сентябрьдә чыршы, нарат күркәсе күп булса, киләсе елга сабанашлык культуралары, борчак һәм кыяр уңар.
21 сентябрьдә куяннар тунын акка алыштыра башласа, тиздән кыш җитә дигән сүз.
22 сентябрьдә черкиләр күрен­сә, кыш җылы килер.
23 сентябрьдә гөмбә күп икән, кар аз булыр, яки киресенчә.
24 сентябрьдә кырмыскалар ояларын биек итеп өйсә — кыш суык булыр.
25 сентябрьдә җил тынмыйча һәм юнәлешен үзгәртеп иссә, һава торышы бозыла.
26 сентябрьдә көнчыгыштан искән җил юнәлешен көнбатышка үзгәртсә, яңгырлар килер.
27 сентябрьдә көнбатыштан җил берничә көн рәттән иссә, көн­нәр бозыла.
28 сентябрьдә торналар китсә, өч атнадан беренче суыклар килә.
29 сентябрьдә җылы якка кит­мәгән сыерчыклар күрәсез икән, октябрь дә җылы килер.
30 сентябрьдә торналар очса, Покрауда (14 октябрь) суык булыр.

Сынамышлар

* Сентябрьдә күк күкрәсә, көз — җылы, кыш карлы булыр.
* Сентябрь җылы һәм коры булса, кыш соңрак килә.
* Сентябрь салкын булса, кар тизрәк китә, яз тизрәк килә.
* Пәрәвезләр күп булса, көз — җылы, кыш салкын килер.
* Яфраклар коелырга ашыкмаса, алда зәмһәрир кыш көтә.
* Әгәр сентябрьдә имәндә чикләвек күп икән, Раштуа алдыннан бураннар дулар.
* Әгәр көзен каен яфраклары агачның очыннан саргая башласа, яз иртә, астан саргайса — соң килер.
* Сентябрьдә кырмыскалар үлән өстендә чабышса, кар тирән булып ятар. Астан йөрсә — кыш озын булыр.
* Торналар өстән очса, матур, җылы көз озак торыр.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: