Аның сүзләренчә, хәрби белгечлеге һәм тәҗрибәсе булганнар өлешчә мобилизацияләнергә тиеш.
"Алар армия турында беркайчан да күрмәгән яки ишетмәгән кешеләр түгел. Студентларны һәм вуз укучыларын мобилизацияләү, чакыру турында сүз бармый. Аларны беркем дә мобилизацияләмәячәк. Дәресләргә тыныч кына йөрсеннәр, укысыннар. Әле армиядә хезмәт итүчеләр дә мобилизацияләнмәячәк, хәрби зонага аларны җибәрмәячәкләр», — дип билгеләде ул.
Сергей Шойгу ассызыклаганча, Русиядә мобилизацион ресурс зур, 25 миллионга якын кеше, шуларның 1 проценты гына өлешчә мобилизацияләнергә тиеш.
Фото: "ЧПБ"