Бөек Ватан сугышы вакытында Волгоградның (1925-1961 елларда — Сталинград) үзәк өлешендә урнашкан Мамай курганында 1942 елның сентябреннән — 1943 елның гыйнварына кадәр, аеруча кискен сугышлар бара. Фронт карталарында бу урын “102,0 биеклеге” дип билгеләнә. Ул искиткеч хәрби әһәмияткә ия булган, чөнки югарыдан Идел аша кичүләр, сәнәгать объектлары, тимер юл вокзалы уч төбендәгедәй күренеп торган. Шуңа да бу биеклекне саклап калуга алдагы фронт язмышы бәйле булган. Курган тәүлегенә берничә тапкыр “кулдан-кулга” күчкән. Гитлерчылар аны тулысынча ала алмаган. Көнчыгыш тау битләрендә, дошманның көчле һөҗүмен кире кагып, Кызыл армия гаскәрләре аны батырларча саклап торган.
Василий Чуйков командалыгында 62нче армия гаскәрләре 140 көн һәм төн дәвамында Мамай курганы тау битләрен саклаган. 1943 елның 26 гыйнварында курганның төньяк-көнбатыш битләрендә 21нче армия частьлары һөҗүм итеп килә һәм 62нче армия белән кушыла. Бу ике армия кушылу нәтиҗәсендә немец-фашист группировкасы ике өлешкә бүленгән һәм юк ителгән.
Мамай курганындагы сугышлар шулкадәр каты була ки, хәтта җир үзе дә үзгәргән. Сугыштан соң аның һәр квадрат метрында 500дән 1250гә кадәр снаряд ярчыклары табыла. 1943 елның язында анда хәтта үлән дә үсмәгән. Сугыш тәмамлангач, Мамай курганында бөтен шәһәрдән һәлак булганнарны җирләгәннәр. Якынча мәгълүматларга караганда, анда 34,5 мең кеше җирләнгән.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, 112нче Башкорт кавалерия дивизиясе Сталин-
град өчен барган сугышта җиңүгә зур өлеш кертә. 1942 елның көзендә алар илнең көньяк төбәкләренә күчерелә һәм Сталинград сугышында актив катнаша. Бу алышлар чорында дивизия солдатлары 100дән артык танкны, 500 автомашинаны һәм дошманның башка техникасын юк иткән.
Сталинград сугышы истәлегенә һәйкәл кую идеясе сугыш тәмамланганнан соң ук барлыкка килә. 1945-55 елларда илдә аның проектына конкурс үткәрелә, нәтиҗәдә СССРның халык рәссамы, скульптор Евгений Вучетич, баш архитектор Яков Белопольский төзүчеләрнең авторлар коллективы җитәкчесе итеп сайлана. Монумент төзелеше 1959 елның маенда башланган, 1967 елның 15 октябрендә ул ачылган.
“Сталинград сугышы геройларына” мемориаль комплексы — уникаль корылма, гомум озынлыгы 820 метр тәшкил итә. Комплексның гомум мәйданы – 177,758 квадрат метр. Биеккә күтәрелгән саен, күз алдында мемориалның барлык яңа элементлары һәм композицияләре ачыла.
Биредә батырларга багышланган аллея дә бар, ул Сталинград сугышының иң киеренке чорын чагылдырган “Гомерләрен аямаганнар” монументына юл ача. Мемориалның үзәге “Ватан-Ана чакыра” скульптурасы. Монумент көрәшкә өндәү рәвешендә – кылыч тоткан хатынны сурәтли. “Ватан-Ана чакыра” сыны Мамай курганында гына түгел, шәһәр өстендә дә тора кебек, ул уннарча километр ераклыктан күренә. Монументның биеклеге – 85 метр, шул исәптән кылычның озынлыгы – 33 метр, авырлыгы – 14 тонна. “Ватан-ана” 8 мең тонна авырлыкта.
Мемориаль комплекс ачылганнан соң сизелерлек үзгәрә. 1985 елда биредә хәрби мемориаль зират ачылган. 2005 елда мемориаль комплексның үз гыйбадәтханәсе барлыкка килгән. 2013 елга (Сталинград сугышы тәмамлануның 70 еллыгына) мең ярым мәрмәр плитә куелган, аларда Сталинградның 17 мең сакчысы исемнәре язылган.
“Сталинград сугышы геройларына” мемориаль комплексы Русия Хөкүмәтенең 2006 елның 18 октябрендәге күрсәтмәсе белән – федераль дәрәҗәдәге мәдәни мирас объекты, ә “Ватан-Ана чакыра” скульптурасы 2016 елда Русиянең мәдәни мирас объектлары исәбенә кертелде.
2008 елда халык тавыш бирүе нәтиҗәләре буенча “Сталинград сугышы геройларына” һәйкәл-ансамбле һәм “Ватан-ана чакыра” скульптурасы “Русиянең җиде могҗизасы” исәбенә кертелде. 2013 елда гомумхалык тавыш бирүе нәтиҗәләре буенча Мамай курганы һәм “Ватан-ана чакыра” скульптурасы “Россия-10” мультимедиа проекты-конкурсында җиңүчеләрнең унлыгына керде. 2014 елда Мамай курганындагы “Сталинград сугышы геройлары-
на” мемориаль комплексы ЮНЕСКОның Русия Федерациясендәге Бөтендөнья мирасы исемлегендә теркәлде.
Ример НАСРЕТДИНОВ.