+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Календарьда бу көн
19 октябрь 2022, 05:00

Мобилизацияләнгәннәрнең туганнарына акчаларын кайтарырга мөмкиннәр

Мобилизацияләнгән гражданнарга күп очракта туганнары үзләре кирәк-яраклар сатып алып җибәрде.

Мобилизацияләнгәннәрнең туганнарына акчаларын кайтарырга мөмкиннәрМобилизацияләнгәннәрнең туганнарына акчаларын кайтарырга мөмкиннәр
Мобилизацияләнгәннәрнең туганнарына акчаларын кайтарырга мөмкиннәр

Һәм менә Дәүләт думасында мобилизацияләнгән гражданнарга бронежилетлар, дарулар, азык-төлек һәм башка әйберләр сатып алуга киткән чыгымнарның бер өлешен капларга тәкъдим итәләр.

Дәүләт думасының Икътисади сәясәт комитеты рәисе урынбасары Станислав Наумов Русия финанс министры Антон Силуановка шул хакта инициативалы хат юллаган. Бу хакта кичә "Известия" гәзите документка сылтама белән хәбәр итте.

Парламентарий тотынылган акчаларны социаль вычет исәбенә кире кайтарырга тәкъдим итә, ул инде хәйриячелек, укыту, дәвалау һәм медикаментлар алу чыгымнарына кагыла. Басма билгеләп үткәнчә, социаль вычет кысаларында сарыф ителгән чыгымнарның 13 процентын (120 мең сум чыгым чикләрендә) кире кайтарырга мөмкин. Наумов фикеренчә, акчаларны кире кайтаруның альтернатив варианты турыдан-туры кэшбэк булырга мөмкин.

Фото: "ЧПБ"

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас