917 елгы Февраль революциясе, һичшиксез, Русия халыкларының милли үзаңы үсүгә һәм илдә милли хәрәкәтнең көчәюенә китерә. 1917 елның маенда Мәскәүдә узган I Бөтенрусия мөселман съездында башкорт делегациясе милли-территориаль автономия рәвешендә үзбилгеләнеше турындагы мәсьәләне күтәрә. 1917 елның җәендә I һәм II Бөтенбашкорт съездлары була, алар бу мәсьәләне карый. Башкорт өлкә шурасы (советы) – I Бөтенбашкорт съездында (1917 елның июле) төзелгән башкорт милли хәрәкәтенең җитәкче органы, 1917 елның 11 ноябрендә басылган 1нче фәрманында иң мөһим сәяси мәсьәләләр буенча үзенең тоткан урынын билгели. Анда Вакытлы хөкүмәт ярдәменнән баш тарту турында әйтелә, чөнки ул башкортлар таләпләрен игътибарсыз калдыра. Шул ук вакытта, Совет властеның үзбилгеләнеш хокукларын игълан итүенә карамастан, Октябрь революциясе дә гаепләнә. Большевикларның урындагы башкортларның биләмә хокукын югалтуга китергән аграр сәясәте ризасызлык тудыра. Фәрманда асылда ике каршы көрәшүче көчләр бәрелешкән очракта нейтралитет принцибы игълан ителә. Әлеге документ нигезендә башкортлар автономия игълан итү һәм милли кораллы көчләр формалаштыру юлы белән үз мәнфәгатьләрен якларга тиеш була.
Башкорт өлкә шурасы 1917 елның 15 ноябрендә Башкортстан автономиясен игълан иткән 2нче фәрман белән җитәкчелек итә. Анда болай диелгән: “Башкорт өлкә шурасы Ырынбур, Уфа, Самара һәм Пермь губерналарының башкорт территориясен 1917 елның 15 ноябреннән Русия Федерациясенең автоном өлеше дип игълан итә”. Башкортстан Конституциясе турындагы төп нигезләмәләр 1917 елның декабрендә Ырынбурда узарга тиешле гамәлгә кую съездында (корылтае) эшләнергә тиеш була. Автономияле Башкортстан территориясендә губерна һәм өяз административ бүленеше урынына тугыз кантон барлыкка килә. Барлык җир биләмәләре һәм милек өлкә шурасы карамагына күчә һәм ул автономиянең соңыннан Кече Башкортстан дип аталган территория чикләрендә тормышка ашырыла.
Башкорт өлкә шурасы рәисе Шәриф Манатов Петроградка һәм башка урыннарга, автономияле Башкортстан оештыру турында хәбәр итеп, телеграммалар җибәрә. III Бөтенбашкорт съездын әзерләү башлана. Ул 1917 елның 8-20 декабрендә Ырынбурда уза һәм тарихка Бөтен-башкорт оештыру корылтае буларак кереп кала. Аның эшендә 223 делегат – башкортлар гына түгел, урыслар, марилар, чувашлар һәм татарлар катнаша. Корылтай игълан ителгән автономияне раслый һәм беренче Башкорт Хөкүмәтен оештыра, анда өлкә шурасының күпчелек әгъзалары керә. Аның беренче рәисе Юныс Бикбов була. “Башкурдистан автономияле идарәсе турында” махсус нигезләмә белән корылтай Кече Башкортстанны махсус идарә ителә торган территория дип игълан итә.
Урындагы башкарма һәм суд властьлары, үз кораллы көчләренә – ирекле отрядларга һәм милициягә таянып, үзидарә системасы булдырыла. 1917 ел ахыры – 1918 ел башында “Кече Башкортстан автономиясе турында положение” исеме астында автономияле Башкортстан Конституциясен эшләү республика милли-дәүләт төзелеше юлында мөһим адым була.
1917 елның 2 ноябрендә күпмилләтле Русия өчен мөһим документ – “Русия халыклары хокуклары декларациясе” кабул ителә. Ул халыкларның тигезлеген һәм суверенлыгын, мөстәкыйль дәүләтләргә бүленүгә һәм төзелүгә кадәр аларның ирекле үзбилгеләнү хокукын, барлык һәм милли-дини өстенлекләрне, чикләүләрне гамәлдән чыгаруны игълан итә. Башкортстан автономиясе Совет властеның милли сәясәте контекстына тулысынча туры килә һәм аның яхшы мөнәсәбәтен уята.
1918 елның гыйнварында Совет власте белән сөйләшүләр алып бару өчен Башкорт Хөкүмәте тарафыннан җибәрелгән Шәриф Манатов белән әңгәмәдә Владимир Ильич Ленин большевиклар башкортларның хәрәкәтен контрреволюцион дип санамый, чөнки социаль революциягә Көнчыгыш халыклары милли революция аша гына киләчәк, дип ассызыклый. Башкорт өлкә шурасының һәм Хөкүмәтнең Совет власте белән ак хәрәкәт арасында үзенең нейтралитеты турында берничә тапкыр белдерүе принципиаль әһәмияткә ия була. Шундый белдерүләрнең берсендә, мәсәлән: “Без большевиклар түгел, меньшевиклар түгел, без башкортлар. Без кайсы якта булырга тиеш? Бер якта да түгел. Без үз ягыбызда...”
Ләкин ул сәяси вакыйгалар давылында нейтралитетны саклап кала алмыйлар. Гражданнар сугышының үзәгенә эләккәч, Башкорт Хөкүмәте ак хәрәкәт җитәкчелеге (Самара комучы, Вакытлы Себер хөкүмәте һәм атаман Дутов) белән вакытлы килешү мөнәсәбәтләренә керә, бер үк вакытта Совет власте белән элемтә урнаштыру мөмкинлеген эзли. Бу сорау белән Әхмәт-Зәки Вәлидов хәтта Максим Горький белән Федор Шаляпинга да мөрәҗәгать иткән. Ләкин ул катлаулы шартларда моны эшли алмыйлар. Шуңа да карамастан, тарихи логика Совет власте белән диалогка китерә. Чөнки Вакытлы хөкүмәтнең дә, ак хәрәкәтнең дә милли автономия идеясе һәм бигрәк тә илдә төзелгән беренче реаль милли автономия, аларны бердәм һәм аерылгысыз Русияне саклауга юнәлтүне исәпкә алып, нәтиҗәле ярдәм таба алмый.
1918 елның 21 ноябрендә Башкорт Хөкүмәте Совет власте белән сөйләшүләрнең һәм килешү төзүнең төп шартларын эшли. Сөйләшүләрнең идеологик нигезе Русия халыклары хокуклары декларациясе була. Сөйләшүләрнең нәтиҗәсе Башкортстан Хөкүмәтенең 1919 елның 18 февраленнән Совет власте ягына күчүе һәм РСФСРга керүче Кече Башкортстан территориясен “Башкорт Совет Республикасы” дип игълан итү турында карар була.
Бу тарихи вакыйгалар төбәкне 1919 елның мартында Автономияле Совет Башкортстанын төзү турындагы килешүгә китерә. 1917 елның ноябрендә игълан ителгән Башкортстан автономиясе республика халыкларының дәүләт үзбилгеләнешенең иң мөһим сәяси акты һәм шул ук вакытта Русия дәүләте составында милли-территориаль берәмлек идеясен гамәлгә ашыруның беренче тәҗрибәсе булып тора.
Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН әзерләде.