-25 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegramЯRus
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
23 ноябрь , 20:32

Радий Хәбиров Әниләр көне белән котлады

23 ноябрьдә Уфада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Аналар көненә багышланган тантаналы чарада катнашты.

Радий Хәбиров Әниләр көне белән котлады
Радий Хәбиров Әниләр көне белән котлады

Чарада төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров махсус хәрби операция вакытында һәлак булган хәрбиләрнең һәм бүген Ватанны саклаучыларның әти-әниләре белән аралашты. Радий Хәбиров үзенең боерыгы нигезендә республикада хәрби хезмәткәрләр өчен гуманитар конвойлар формалаштыру һәм җибәрү буенча Координация үзәге булдырылуын билгеләп үтте.

Аналар көне уңаеннан оештырылган тантаналы чарада төбәк җитәкчесе "Ата-аналар батырлыгы" медальләрен дә тапшырды.

- Кадерле, матур һәм яраткан хатын-кызларыбыз, бүген сезне бу залда күрүемә бик шатмын. Республиканың барлык әниләрен дә чын күңелдән иң назлы бәйрәм – Әниләр көне белән тәбрик итәсем килә. Әниләр безгә гомер, мәхәббәт, наз һәм кайгыртучанлык бирә. Безне һәрчак яклыйлар. Төрле авырлыкларны җиңәргә булышалар. Хәрби һәм хезмәт батырлыкларына дәртләндерәләр.

Ватаныбызны яклаучы егетләрнең әниләренә аерым рәхмәт! Сезнең нәрсә кичергәнегезне, төннәр буе йокламавыгызны аңлап торабыз. Улларыбызның, ир-егетләребезнең барысы да исән-сау өйләренә кайтуын телибез. Сезгә һәм якыннарыгызга ныклы сәламәтлек телим! - диде Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров, залда җыелган әниләргә мөрәҗәгать итеп.

 

Фото: glavarb.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас в