+20 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
6 декабрь 2022, 19:38

Караидел улы, Русия Герое Владимир Әлимовка - 65!

Бүген, 6 декабрьдә, Караиделгә - үзенең кече Ватанына Русиянең атказанган хәрби очучысы, очучы-снайпер, полковник, Русия Герое Әлимов Владимир Ришад улы кайтты.

Караидел улы, Русия Герое  Владимир Әлимовка - 65!
Караидел улы, Русия Герое Владимир Әлимовка - 65!

Владимир Әлимов 1957 елның 6 декабрендә Караидел авылында туган. Аның исеме Русия, Башкортстан һәм Караидел районы тарихының аерылгысыз өлешенә әверелде. Ул - район халкы һәм җитәкчеләре арасында абруйлы, яхшы оратор, өстәвенә, эрудицияле шәхес. Зур тормыш тәҗрибәсенә һәм зирәклегенә ия Герой үсеп килүче буынга түбәндәге мөһим хакыйкатьләрне җиткерә белә: үз Ватаның өчен җаваплылык, туган җиргә тугрылык. Владимир Әлимов исеме белән Караидел районы үзәгенең Абыз бистәсендәге урам аталган.

Ә бүгенге юбилей очрашуы кысаларында делегация Байкы авылының тарихи урынында урнашкан Туган якны өйрәнү музеенда булды. Нәкъ менә биредә Герой почмагы урнашкан, анда аның шәхси әйберләре һәм истәлекле атрибутлары саклана. Владимир Әлимов музей фондын өстәмә экспонатлар белән тулыландырырга вәгъдә итте.

Кунаклар "Рысь" район хәрби-патриотик штабында һәм "Юнармия" бүлегендә дә булды. Биредә Владимир Ришад улы яшь армиячеләр белән аралашты, егетләрнең ату һәм автомат сүтеп-җыю буенча гамәли күнекмәләрен карады.

Алга таба делегация Караиделнең 1нче мәктәбе укучылары белән очрашты, анда "Герой партасы"н ачу тантанасы булды. Хәзер Геройның фотосы урнаштырылган уку өстәле, аның биографиясе фактлары һәм хезмәтләре турында мәгълүмат Шәйморатов исемендәге сыйныфта торачак. Герой партасы артында утыру хокукы укучыларга бик яхшы өлгәшүе, шулай ук чирек нәтиҗәләре буенча актив җәмәгать эше өчен биреләчәк.

Ә төп чара Караидел районы Мәдәният сараенда булды. Анда район активы, юбилярның якын дуслары һәм туганнары җыелды. Республика Башлыгы Хакимияте җитәкчесе урынбасары Искәндәр Әхмәтвәлиев Русия Героен юбилее белән котлады һәм аңа генерал Шәйморатов орденын тапшырды.

Фото: Караидел районының мәгълүмат-аналитика бүлеге

Автор:Денис Таваев
Читайте нас: