+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
12 декабрь 2022, 09:20

Дәүләтнең хокукый нигезе ул

12 декабрь – Русия Конституциясе көне.Русия Федерациясе Конституциясе 1993 елның 12 декабрендә бөтенхалык тавыш бирү нәтиҗәсендә кабул ителде, ә 25 декабрьдә “Российская газета”да рәсми басылып чыккач, көченә керде.

Дәүләтнең хокукый нигезе ул
Дәүләтнең хокукый нигезе ул
Бүген Төп законның “беренче данә”се Кремльдә дәүләт башлыгы китапханәсендә саклана.

Ун ел дәвамында бу ял көне булды, 2004 елның 24 декабрендә Дәүләт думасы Русиянең Хезмәт кодексына бәйрәм календарен үзгәртүче төзәтмәләр кертте. Аңа ярашлы, хәзер 12 декабрь эш көне дип санала, ә бәйрәм илнең истәлекле даталары исемлегенә кертелде.

Русия Конституциясе кереш өлештән һәм ике бүлектән тора. Анда илнең төп сәяси, иҗтимагый, хокукый, икътисади һәм социаль системалары, федераль корылышы, кеше хокуклары билгеләнә. Конституция кабул ителгәннән алып документка күп кенә төзәтмәләр кертелде. Соңгылары арасында ил Президенты һәм Дәүләт думасы вәкаләтләре сроклары турында положениеләр бар.

Ил Конституциясе зур юридик көчкә ия. Төп закон кешене, аның гражданлык хокукларын һәм демократик ирекләрен иң зур хәзинә дип игълан итте. Конституция Русиянең, социаль дәүләт буларак, федератив корылышы нигезләрен законнар белән ныгытты, аның хокукый нигезен булдырды, җәмгыять үсешенең яңа сәхифәсен ачты, гражданнар арасында татулыкны һәм үзара аңлашуны саклау өчен ныклы нигез булды. Узган еллар дәвамында дәүләт властеның демократик нигезләрен гарантияли торган система барлыкка килде.

2020 елның 17 мартында Русия Президенты Владимир Путин “Русия Федерациясе Конституциясенә үзгәрешләрне хуплау мәсьәләсе буенча Гомумрусия тавыш бирүен билгеләү турында” Указга кул куйды. Тавыш бирү 22 апрельгә билгеләнде. “Сез Русия Федерациясе Конституциясенә үзгәрешләрне хуплыйсызмы?” дигән сорау тавыш бирүгә чыгарылды. Әмма пандемия аркасында тавыш бирү көне соңрак вакытка күчерелде.

1 июльдә Русия Федерациясе Конституциясенә үзгәрешләр кертү мәсьәләсе буенча Гомумрусия тавыш бирүе узды. Әйткәндәй, Башкортстан Үзәк сайлау комиссиясе мәгълүматларына караганда, тавыш бирүдә республикада 2 миллион 763 мең 98 кеше катнашты, бу тавыш бирү исемлекләренә кертелгән кешеләрнең 90,83 процентын тәшкил итә.

Агымдагы елның 30 сентябрендә илебез тарихында мөһим вакыйга булды – Кремльдә Русия составына дүрт яңа территорияне – Донецк һәм Луганск халык республикаларын, шулай ук Херсон һәм Запорожье өлкәләрен кабул итү турындагы килешүләргә кул кую тантанасы узды. Анда Русия Президенты Владимир Путин, сенаторлар, парламентарийлар һәм ил төбәкләре җитәкчеләре катнашты.

Русия составына яңа дүрт төбәкнең керүе – БМО уставында теркәлгән аларның тигез хокуклылыгына һәм үзбилгеләнешенә хокукы, дип белдерде Владимир Путин.
– Һәм бу, әлбәттә, аларның БМО уставының беренче мәддәсендә беркетелгән аерылгысыз хокукы, анда халыкларның тигез хокуклылыгы һәм үзбилгеләнү принцибы турында турыдан-туры әйтелгән. Кабатлап әйтәм: бу – кешеләрнең аерылгысыз хокукы. Ул безнең тарихи бердәмлеккә нигезләнгән, – диде Владимир Путин.
Документларга Русия Президенты Владимир Путин, Донецк Халык Республикасы башлыгы Денис Пушилин, Луганск Халык Республикасы башлыгы Леонид Пасечник, Запорожье өлкәсе башлыгы Евгений Балицкий, Херсон өлкәсе башлыгы Владимир Сальдо кул куйдылар.

Исегезгә төшерәбез: Русия составына керү турындагы референдумнар 23-27 сентябрьдә Донецк Халык Республикасы, Луганск Халык Республикасы, Запорожье һәм Херсон өлкәләрендә узды. Барлык территорияләрдә дә халыкның күпчелеге Русия составына керүне хуплады. Хәзер Русия Федерациясе составында дүрт яңа субъект барлыкка килде.

Соңгы елларда илебез һәм республикабыз иҗтимагый-сәяси үсештә шактый уңышларга иреште. Мөһим икътисади һәм социаль программаларны тормышка ашыра торган ышанычлы хокукый үзәк барлыкка килде. Җәмгыятьнең барлык өлкәләрендә инновацион технологияләр файдаланыла, гражданнарның интеллектуаль, фәнни һәм иҗади потенциалын гамәлгә ашыру, милләтара тынычлыкны һәм конфессияләр арасындагы татулыкны, халыклар дуслыгын ныгыту өчен шартлар тудырыла.

Башкортстанлылар Русия халыкларының бердәм гаиләсендә уртак уй-фикерләр һәм мәнфәгатьләр белән яши, демократик үзгәрешләр һәм ирешкән казанышлар белән горурлана. Илебезнең иминлеге, үсеше һәр гражданның тырыш һәм нәтиҗәле хезмәтенә, һәр төбәкнең уңышына бәйле.

Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: