+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
16 декабрь 2022, 19:21

ЗАГСка- 105!

Бүген Русиянең гражданлык хәле актларын теркәү органнары (ЗАГС) оешуга 105 ел тулу билгеләп үтелә. Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Ирек Сәгыйтовның социаль челтәрләрдәге посты шул хакта.

ЗАГСка- 105!
ЗАГСка- 105!

Әлеге истәлекле датада Башкортстан Башлыгы Радий Фәрит улы исеменнән Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Ирек Сәгыйтов ЗАГС органнары хезмәткәрләрен юбилей датасы белән котлады. Бу хакта Ирек Сәгыйтов социаль челтәрләрдә яза.

Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары сүзләренчә, республиканың ЗАГС органнарында үз эшенең осталары эшли. Алар - компетентлы җавап бирергә сәләтле, гражданнар һәм җәмгыять алдында үз җаваплылыгын аңлаучы белемле белгечләр. Өстәвенә, тармак даими үсә, модернизацияләнә. Соңгы 5 елда гражданнар хәле актларын рәсмиләштерүнең бердәм дәүләт реестрын булдыру буенча масштаблы дәүләт проекты гамәлгә ашырылды.

"Быел ЗАГС органнары өчен эшнең яңа юнәлешен - "Бала туу" суперсервисын кертү булды. Аның үзенчәлеге - медицина оешмасына электрон рәвештә бирелгән медицина таныклыгы нигезендә тууны теркәү мөмкинлеге. Әлеге сервисны гамәлгә ашырганда республиканың ЗАГС органнары илдә лидерларның берсе дип танылды.

ЗАГС органнары үз эшчәнлеге елларында төрле авырлыктагы үсеш этапларын узды. Әмма бердәнбер өстенлек үзгәрешсез булып кала - гражданнарның законлы хокукларын һәм дәүләт мәнфәгатьләрен яклау, гаилә мөнәсәбәтләре өлкәсендә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыру.

Хөрмәтле коллегаларыбыз, сезгә намуслы хезмәтегез, күңел җылыгыз һәм үз һөнәрегезгә булган тугрылыгыгыз өчен рәхмәт белдерәм! Сезгә бәхет, иминлек, ныклы сәламәтлек һәм нәтиҗәле эшчәнлек телим", - дип яза Ирек Сәгыйтов.

Фото: социаль челтәрләрдән

Автор:Денис Таваев
Читайте нас: