Арытаба Башкортстан Конституциясенә 2006 елда төзәтмәләр кертелде. Бу чордагы үзгәрешләр илдәге башкарма власть вертикален ныгыту буенча башлангычларны гамәлгә ашыру, Русия Федерациясе субъектларында иң югары вазыйфа биләүче кешеләргә вәкаләтләр бирү тәртибенең үзгәрүе һәм муниципаль реформа белән бәйле булды.
Башкортстанда Русия Конституциясенә үзгәрешләр кертелүгә бәйле рәвештә Конституциягә һәм республика законнарына тәкъдимнәр һәм үзгәрешләр әзерләү буенча комиссия төзелде. Бу хакта хокукый мәгълүмат порталында 2020 елның 18 ноябрендә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның указы дөнья күрде.
2021 елның 31 маенда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Дәүләт җыелышы-Корылтайга “Башкортстан Республикасы Конституциясенә үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында” закон проектын тәкъдим итте. Тиешле тәкъдимнәр Русия Федерациясе Конституциясенә төзәтмәләр кабул итүгә бәйле рәвештә Башкортстан Республикасы Конституциясенә һәм законнарына үзгәрешләр кертү турында тәкъдимнәр әзерләү комиссиясе тарафыннан эшләнде. Комиссиянең җентекле аналитик эше барышында дәүләт власте органнары, эксперт җәмгыяте, иҗтимагый берләшмәләр һәм гражданнар башлангычлары һәрьяклап каралды һәм тикшерелде. Бик зур, җаваплы эш башкарылды. Комиссия әгъзалары тарафыннан 170тән артык тәкъдим кертелде, аларның 144е – Башкортстан Конституциясенә, 32се республика законнарына үзгәрешләр кертүгә кагыла. Бу эштә Мәгариф, мәдәният, яшьләр сәясәте һәм спорт комитеты, Сәламәтлек саклау, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты каршындагы Эксперт советлары актив катнашты. Иҗтимагый берләшмәләрнең тәкъдимнәре дә игътибарсыз калмады.
Закон проектында республика Башлыгы вазыйфасына кандидатларга таләпләр билгеләнә. Русия территориясендә даими яшәүче, чит ил гражданлыгы, илебездән читтә даими яшәү хокукы бирүче башка документы булмаган 30 яшькә җиткән кеше республика Башлыгы булырга мөмкин, дип билгеләнә. Республика Башлыгына Русиядән читтә чит ил банкларында исәп (кертемнәр) ачу һәм тоту, акчалар һәм кыйммәтле әйберләр саклау тыела.
Закон проектында киң юнәлешләр буенча бердәм социаль юнәлешле федераль сәясәт уздыру буенча Башкортстан Хөкүмәтенең вәкаләтләре турында нигезләмәләр бар.
2021 елның 24 сентябрендә Дәүләт җыелышы-Корылтай “Башкортстан Республикасы Конституциясенә үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында” Закон кабул итте.
11 октябрьдә, Республика көнендә, Башкортстанның яңартылган Конституциясе үз көченә керде. 27 октябрьдә Дәүләт җыелышы-Корылтай сайтында Башкортстанның яңартылган Конституциясенең урыс һәм башкорт телләрендәге тулы тексты басылып чыкты.
– Башкортстан парламенты тарафыннан республикабызның Төп законына үзгәрешләр кертү буенча зур эш башкарылды, – дип шәрехләде парламент Рәисе Константин Толкачев. – Башкортстан Республикасы Конституциясендә Русия Федерациясе Конституциясенең яңартылган тезислары чагылыш тапты һәм үсеш алды. Алар арасында – милләтпәрвәрлек тәрбияләүгә, традицион гаилә кыйммәтләрен, халыкларның мәдәни үзенчәлекләрен саклауга юнәлтелгән социаль гарантияләрне ныгытучы принципиаль әһәмияткә ия нигезләмәләр. Конституция, иң мөһим норматив документ буларак – бөтен хокукый системаның нигезе. Бер генә закон да, бер генә карар яисә күрсәтмә дә Конституция рухына каршы килә алмый. Башкортстан Конституциясенең аңа кертелгән үзгәрешләр һәм өстәмәләр белән тексты башкорт теленә тәрҗемә ителде. Документ ике дәүләт телендә Дәүләт җыелышы-Корылтай сайтында урнаштырылды. Башкорт теленә тәрҗемә ителгән Төп законга, беренче чиратта, барлык дәрәҗәдәге депутатлар, милли киңкүләм мәгълүмат чаралары журналистлары, уку йортлары укытучылары һәм укучылары тарафыннан ихтыяҗ зур.
Документта Русия Конституциясенә 2023 елның 1 гыйнварыннан Башкортстан Конституцион судын бетерү турында нигезләмә бирелә. Шул ук вакытта Дәүләт җыелышы-Корылтайда Конституцион совет төзү дә күздә тотыла.
15 декабрьдә Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатлары республика Башлыгы тәкъдим иткән Башкортстан Конституцион советында вазыйфаларны биләүгә кандидатураларны раслады.
– Башкортстан Конституцион советын Хәйдәр Вәлиев җитәкләячәк, ул хәзерге вакытта республика Конституцион суды рәисе урынбасары вазыйфасын башкара, – диде парламент Рәисе Константин Толкачев. – Хәйдәр Арслан улы – төрле өлкәләрдә зур тәҗрибәле кеше. Башкортстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе булды, республика Башлыгы Хакимияте идарәсендә кадрлар сәясәте белән шөгыльләнде. Соңгы елларда Башкортстан Конституцион судында эшләде. Югары квалификация һәм саллы һөнәри багаж Хәйдәр Арслан улына Конституцион совет эшен оптималь рәвештә оештырырга мөмкинлек бирәчәк, бу безнең республикада конституцион законлылыкны ныгытуга ярдәм итәчәк.
Конституцион совет рәисе урынбасары вазыйфасын Башкортстан Конституцион суды судьясы Владимир Крылов биләячәк. Конституцион совет секретаре вазыйфасын Башкортстан Башлыгы каршындагы БАГСУның фәнни һәм оештыру эше буенча проректоры, конституцион һәм административ хокук кафедрасы мөдире Светлана Сафина башкарачак.
– Башкортстан Конституцион суды үз эшен тәмамлый һәм бетерелә, – диде Константин Толкачев. – Өлешчә аның функцияләре яңа органга – Башкортстан Конституцион советына күчә. Ул республика парламенты каршында формалаша һәм 2023 елның 1 гыйнварыннан гамәлдә булачак. Конституцион советның төп миссиясе булып республиканың Төп законының югары юридик көчен тәэмин итү тора. Аерым алганда, Конституцион совет Башкортстан Конституциясенә Дәүләт җыелышы-Корылтайга кертелә торган закон проектларын яраштыру турында бәяләмә бирәчәк. Яңа орган закон чыгару башлангычы хокукына ия.
Башкортстан Конституциясенә төрле елларда төзәтмәләр кертелсә дә, 2нче статьясында язылганча, Төп законның асылы үзгәрешсез кала: “Кеше, аның хокуклары һәм ирекләре Башкортстан Республикасында иң югары кыйммәт булып тора. Кеше һәм гражданнарның хокукларын һәм ирекләрен тану, үтәү, яклау – дәүләт буларак Башкортстан Республикасының бурычы”. Шунысы да игътибарга лаек: Төп законга үзгәрешләр кертү тормышыбызның уңай якка үзгәрүе, камилләшүе белән бәйле, шуңа да Конституциянең әһәмияте еллар узган саен арта бара.
Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.