Зәмһәрир салкыннар ае килде —
Гыйнвар...
Әйтче, гыйнвар,
Күңелеңдә нинди уйлар?
Салкыннарда өшесә дә
Аяк-куллар,
Йөрәкләрне өшетмәче безнең,
Гыйнвар...
Күңелләрдә ак хыяллар,
Өметләр бар —
Елны башлап җибәрүче бит син,
Гыйнвар!
Берәү сиңа иң зур
Ышанычын баглар...
Берәү килгән елга
Ниятләрен барлар...
Әйдә, яудыр карларыңны,
Тузсын буран!
Син бары тик шатлыкларга
Булма саран...
Йөрәк әле ихласлыгын
Саклап калган —
Гыйнварларның яхшырагын
Көтә һаман...
Ләйсән Якупова.
Яңа елга бәйле кызыклы фактлар
Безнең илдә бәйрәм берничә дистә ел элек башка төрлерәк билгеләнә иде...
* 1947 елга кадәр 1 гыйнвар Русиядә гадәти эш көне була. Календарьга үзгәрешләр Югары Совет Президиумының 1947 елның 23 декабрендәге указы белән кертелә. Шуңа күрә яңа 1948 елны СССР халкы бәйрәмдә, күңел ачканнан соң, ял итү мөмкинлеге белән каршы ала.
* Элек курантлар сугу алдыннан дәүләтнең беренче кешесенең котлавы булмаган. 1970 елда бу традиция барлыкка килгәч тә, ул бәйрәм котлавына бик охшамаган әле. Леонид Брежнев бишьеллык нәтиҗәләре, коммунизм төзелеше һәм дәүләт мәсьәләләре турында бик озак сөйләгән. Шунысы кызык, киләсе елда яңгыраган котлау кыскарак булган.
* Безнең илдә 1970 елларда Кыш бабайны өйгә чакыру буенча популяр традиция барлыкка килгән. Моңа кадәр Яңа ел хуҗасы бары тик мәдәният йортларында, балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә булган тамашаларда гына бүләкләр өләшкән һәм балалар белән әйлән-бәйлән уйнаган.
* Яңа ел теләкләре язылган кәгазь яндыру традициясе безгә узган гасыр уртасыннан килгән. Әмма ул бүген дә популяр. Узып баручы елның соңгы минутларында кәгазьгә күңелегездәге иң матур, иң изге теләкне язып, аны яндырырга өлгерсәгез, һичшиксез, ул үтәләчәк, дип санала.
Сынамышлар
* Гыйнвар җылы булса, яз соңара. Гыйнвар җылы — март салкын.
* Гыйнвар карсыз һәм суык булса, җәй коры һәм эссе була.
* Гыйнварда кар күп яуса, бураннар еш булса, җәй яңгырлы була.
* Гыйнварның икенче яртысы кояшлы торса, уңыш яхшы була.
* Гыйнварда коры һәм суык булса, язын кар тиз эреп бетә.
* Гыйнвар суык булса, июль коры һәм эссе була.
* Бу айда боз сөңгесе күренсә, уңыш яхшы була.
* Елның беренче ае болытлы булса, икмәк уңмаска мөмкин.
* 14 гыйнварда кар яуса, икмәкле ел була.
* 19 гыйнварда көн аяз икән — җәй коры, болытлы көн булып, кар да яуса — җәен явым-тө-шемнәр гадәттәгечә булып, ел яхшы килә.
* 25 гыйнварда кояш чыкса — кошлар иртә килер, кар яуса — җәй яңгырлы булыр.
Истәлекле көннәр, һөнәри бәйрәмнәр һәм юбилейлар
1 — Яңа ел бәйрәме;
Башкортстанның халык язучысы Зәйнәп Биишеваның тууына 115 ел;
— язучы Газим Аллаяровның тууына — 110 ел;
— профессор Рөстәм Кузеевның тууына — 100 ел;
— профессор Ишмөхәммәт Галәветдиновның тууына — 75 ел;
— профессор Эрнст Мулдашевка 75 яшь;
— рәссам Риф Абдуллинга 75 яшь;
— Башкортстанның халык язучысы Әмир Әминевка 70 яшь.
2 — Җырчы Тәнзилә Үзәнбаевага 70 яшь.
3 — Татарстанның халык шагыйре Илдар Юзеевның тууына — 90 ел.
7 — Раштуа бәйрәме.
8 — “Кызыл таң”ның элекке журналисты, шагыйрь Фәрит Габдрәхимгә 90 яшь.
10 — Советлар Союзы Герое Александр Пикуновның тууына — 100 ел.
11 — Тыюлыклар һәм милли парклар көне.
12 — Русия Федерациясенең прокуратура хезмәткәрләре көне.
13 — Русия матбугаты көне.
18 — Мәҗит Гафуриның Уфадагы мемориаль йорт-музее ачылуга — 75 ел.
21 — Русия Инженер гаскәрләре көне.
25 — Русия студентлары көне.
26 — Рәгаиб киче.
31 — Халыкара ювелирлар көне.
Тупланманы Ләйсән ГАТАУЛЛИНА әзерләде.