+24 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
12 гыйнвар 2023, 21:19

Һөнәри бәйрәмегез белән!

Бүген, 12 гыйнварда, Уфада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Русия Федерациясе прокуратурасы хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы чарада чыгыш ясады. Республика җитәкчесе төбәк прокуратурасы коллективын һөнәри бәйрәмнәре белән котлады һәм дәүләт бүләкләре тапшырды.

Һөнәри бәйрәмегез белән!
Һөнәри бәйрәмегез белән!

Радий Хәбиров төбәк прокуратурасы коллективы хезмәтенең һәрвакыт криминаль янаулар, коррупция, экстремистлык, кеше хокукларын бозу белән алдынгы көрәштә торуы хакында ассызыклады. Республика прокуратурасы елдан-ел Русиянең иң нәтиҗәле эшләүче прокурор хезмәтләре исәбенә керә.

- Намуслы хезмәтегез, бурычыгызга тугры булуыгыз, югары җаваплылыгыгыз һәм принципиальлегегез өчен рәхмәт белдерәм. Сезнең белән бергә без лаеклы рәвештә авыр 2022 елны уздык. Сорауларга җавап бирдек, санкцион басым, махсус хәрби операция уздыру, икътисадны мобилизацияләү шартларында нәтиҗәле эш иттек, - дип белдерде Радий Хәбиров.

Радий Хәбиров прокуратура органнарының икътисади тормышны үстерүдә, эшлекле мохитне яхшыртуда мөһим роль уйнавы, бизнеска бюрократик басымны киметүдә өлеше хакында искәртте.

Фото: glavarb.ru

Һөнәри бәйрәмегез белән!
Һөнәри бәйрәмегез белән!
Һөнәри бәйрәмегез белән!
Автор:Денис Таваев
Читайте нас: