Башкортстанның беренче Президенты Мортаза Гобәйдулла улы Рәхимов белән хушлашу чарасында 30 меңнән артык кеше катнашкан. Бу хакта ЦУРда үткән оператив киңәшмәдә республика Башлыгы Радий Хәбиров хәбәр итте.
Ул Мортаза Рәхимов белән хушлашырга килгән республика халкына һәм матәм чарасын оештыруда катнашкан коллегаларына рәхмәт белдерде. Шулай ук, Мортаза Рәхимов белән хушлашырга килгән Русия Президенты Владимир Путин белән очрашканда Радий Хәбиров ул республикада тирә-як мохитне саклау мәсьәләләренә, ашыгыч ярдәм эшенә игътибар итәргә кушты, дип искәртте. Республика Башлыгы сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллинга эшне камилләштерү буенча тәкъдим-нәр әзерләүне һәм тапшыруны йөкләде. Министр хәбәр итүенчә, ашыгыч ярдәм хезмәтен модернизацияләү проекты әзер, ул киләсе дүшәмбегә тикшерүгә тәкъдим ителәчәк.
Республика Башлыгы Башкортстанның беренче Президенты Мортаза Рәхимовның истәлеген мәңгеләштерү буенча тәкъдимнәр кертергә кушты.
Радий Хәбиров Бөредән “Калинушка” фольклор ансамблен республика күләмендә билгеләп үтәргә тәкъдим итте. Алар Беренче каналда музыкаль проект җиңүчесе булды. Ансамбль “Аш бүлмәсендә бөтен ил белән җырлыйбыз” проектында җиңү яулады һәм төп призны: 3 миллион сум алды. 46 катнашучыдан нибары биш коллектив кына финалга барып җитте.
Чарада Башкортстан Башлыгының Социаль коммуникацияләр буенча идарәсе җитәкчесе Елена Прочаковская төбәктә яшәүчеләрнең популяр шикаятьләрен яңгыратты. Соңгы атнада торак-коммуналь хуҗалык темасы республика халкы арасында иң популяр булган. Бер атна эчендә 1232 мөрәҗәгать кергән, бу, узган атнадагыга караганда, 812гә күбрәк. Монда кардан чистартуга һәм электр энергиясен сүндерүгә бәйле шикаятьләр өстенлек итә. Икенче урында — юллар (809 мөрәҗәгать, бу, узган атнадагыга караганда, 1241гә кимрәк). Өченче урында — төзекләндерү темасы (796 мөрәҗәгать, бу элеккегә караганда 667гә кимрәк).
Елена Прочаковская билгеләп үтүенчә, кар чистартуга кагылышлы мөрәҗәгатьләр һәм шикаятьләр саны кими. Шул ук вакытта җәмәгать транспорты эше, шулай ук социаль түләү-ләр буенча мөрәҗәгатьләр саны арткан.
Башкортстанда соңгы көннәрдә коронавирус инфекциясе белән авырулар санының кимүе күзәтелә. Бу хакта сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин хәбәр итте. Русия Хөкүмәтенең координация үзәге мәгълүматлары буенча, соңгы җиде көндә ачыкланган коронавирус инфекциясе авырулары саны — 839, бу, узган атнадагы белән чагыштырганда, 62 процентка кимрәк. Йогышлы авырулар госпитальләрендә коронавирус инфекциясен дәвалау өчен 330 койка җәелдерелгән, ирекле койка фонды 27 процент тәшкил итә.16 гыйнварга булган мәгълүматларга караганда, төбәктә 82 яңа авыру очрагы ачыкланган. Хәзерге вакытта 125 пациент стационарларда дәвалана. Амбулатор шартларда 1253 кеше дәва ала.
Республикада махсус хәрби операциядәге сугышчыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итү чаралары төгәл башкарылырга тиеш, дип белдерде Башкортстан Башлыгы. Бүгенге көндә республикада андыйларга ярдәм итү буенча 33 чара гамәлдә. Радий Хәбиров ассызыклавынча, Башкортстанда мондый ярдәм чаралары оешкан төстә, оператив рәвештә әзерләнде һәм кешеләргә җиткерелде.Төбәк җитәкчесе фикеренчә, бу бик мөһим. “Бу эштә вак мәсьәләләр юк. Безгә килгән һәр мөрәҗәгатьне, һәр шикаятьне җентекләп тикшерергә кирәк. Әлегә без шушындый күләмдә чаралар күрдек. Алга таба карарбыз. Ләкин алар мотлак эшләргә тиеш”, — диде ул.
Киңәшмәдә мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин Башкортстанда Педагог һәм остаз елы дип игълан ителгән 2023 елда үткәреләчәк чаралар турында бәян итте. Республикада 53 чараны үз эченә алган план расланган. Алар арасында 13 һөнәри осталык конкурсы (республика, бөтенрусия конкурсларының төбәк этаплары, төбәкара конкурслар) бар. Моннан тыш, 3 спорт чарасы планлаштырылган, алар арасында тармак хезмәткәрләре командалары арасында үткәрелә торган “Геройлар узышы” да бар.
Уфада Педагог һәм остаз елында беренче укытучыга һәйкәл һәм Башкортстан мәгарифен үстерү тарихының яңартылган музеен ачу планлаштырыла. Фәнни-гамәли конференцияләр, форумнар, конкурслар, фестивальләр үткәрү күздә тотыла. Быел Башкортстан Башлыгы грантлары яшь авыл укытучыларына, производствога өйрәтү остазларына биреләчәк. Грантлар белән, шулай ук, урта һөнәри белем бирү өлкәсендәге казанышлар да билгеләп үтеләчәк. Башкортстан Башлыгы Премьер-министр Андрей Назаровка Хөкүмәт ягыннан урта һөнәри белем бирү учреждениеләренә аерым игътибар бирүне һәм аларны үстерүгә акча бүлүне йөкләде.
Башкортстанның Авыл хуҗалыгы министрлыгы республика Башлыгы боерыгы буенча чолыкчылыкка ярдәм программасы проектын эшләде. Республика Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов Башкортстанның товар балы җитештерү буенча лидер булуын, Русия базарында аның 10 процентны алып торуын билгеләде. Республикада умартачылык белән барлыгы 12 меңнән артык кеше шөгыльләнә, аларда 300 меңнән артык умарта гаиләсе бар.
“Программаның максаты — борынгы кәсепчелекне тергезү исәбенә башкорт кортының популяциясен арттыру һәм туристик маршрутлар формалаштыру. Безнең умартачылар бу программаны көтте, аны гамәлгә ашыруга быел республика бюджетыннан 20 миллион сум акча бүленде. Алар агачта яшәргә сәләтле бал кортларын, башкорт токымлы умарта кортларын һәм техника сатып алуга юнәлтеләчәк. Бүгенге көндә Белоретта чолык җитештерү буенча предприятие ачылган инде. Кызганычка каршы, аларны әзерләү буенча ГОСТлар юк, без үзебез кирәкле тәкъдимнәрне эшләячәкбез. Чолык балы һәм корт токымының генетик дөреслеге буенча лаборатор тикшеренүләр дә субсидияләнәчәк”, — дип билгеләде Илшат Фазрахманов.
25 февральдә Уфада узачак Башкортстан умартачыларының чираттагы форумында әлеге республика программасы тәкъдим ителәчәк.
Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы быел эшсезлеккә каршы көрәшкә федераль бюджеттан 1,4 миллиард сум акча алырга планлаштыра. Бу хакта министр Ленара Иванова хәбәр итте. Аның сүзләренчә, акча эш бирүчеләргә ярдәм итүнең конкрет чараларын тормышка ашыруга юнәлтеләчәк. Болар — һөнәри күнекмәләрне яңадан әзерләү һәм үзләштерү юлы белән гражданнарны эш белән тәэмин итүне саклап калу, вакытлыча эшкә урнаштыру, җәмәгать эшләрендә катнашу һәм башкалар.
“Икътисадка санкция басымы башлангач, без мәшгульлек үзәгенең эшен үзгәртә һәм аны превентив эш режимына күчерә алдык. Шуның аркасында без 1991 елдан башлап эшсезлек дәрәҗәсенең иң түбән күрсәткечләренә ирештек. 2022 елның гыйнвар-ноябренә эшсезлек дәрәҗәсе 2,8 процент дәрәҗәсендә теркәлгән. Бу, Русиядәге һәм Идел буе федераль округындагы белән чагыштырганда, түбәнрәк. Төбәктә эшсезләр саны — 30 мең кешегә, теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе 1,5 тапкыр кимегән һәм кимүен дәвам итә. Икътисадта эшләүчеләр саны 1 миллион 844 мең кеше тәшкил иткән, төбәктәге барлык эшче көчнең 97,2 проценты. Эштән азат ителү куркынычы астында булган хезмәткәрләр саны 20 меңнән 10 меңгә кадәр кимеде”, — дип хәбәр итте министр.
Бу юнәлештә эш 2023 елда да дәвам итәчәк, дип өстәде ул. Радий Хәбиров Ленара Ивановага һәм министрлык коллективына башкарган эшләре өчен рәхмәт белдерде. Ул, шулай ук, төбәкнең эшсезлеккә каршы көрәш өлкәсендәге уңай күрсәткечләрен 13 гыйнварда Башкортстанга сәфәре барышында Русия Президенты Владимир Путин да билгеләп үтте, — дип белдерде.
Резеда ГАЛИКӘЕВА.