+26 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
21 гыйнвар 2023, 10:20

Кочаклашыгыз!

Бу гамәл кешеләрне бер-берсенә якынайтып кына калмый, иммунитетын да ныгыта.  

Кочаклашыгыз!
Кочаклашыгыз!

Кочаклашу көнен 4 декабрьдә дә, 21 гыйнварда да билгелиләр. Гыйнвардагысы 1986 елда АКШта барлыкка килә һәм Милли кочаклашу көне буларак билгеләнә. Бу бәйрәмне студентлар уйлап чыгарган, диләр. Ә декабрьдәгесенә, Халыкара кочаклашу көненә, Хуан исемле бер ир сәбәпче, дигән фараз бар. Аның тарихы мондый.

70нче еллар уртасында Хуан исемле бер кеше Сидней аэропортына килеп төшә. Хуан тормышындагы иң яхшы көннәр булмый бу, шуңа аны берсе дә каршы алмый. Ә тирә-якта барысын да каршы алалар, кешеләр кочаклаша, бер-берсен сагынуларын сөйли. Бик күңелсез булып китә Хуанга...

Шулай да ул бик яхшы юмор хисле кеше була, күрәсең, моңсу чагында да ир кеше юморга урын таба һәм, “Бушлай кочаклашам” дигән плакат язып, тотып баса. Башта кешеләр аның яныннан сәерсенеп уза, кемнәрдер елмая башлый, ә бераздан Хуан янына бер хатын-кыз килә һәм үзенең бу минутта чиксез ялгызлык кичерүен, кочаклашуга мохтаҗ икәнлеген әйтә... Бу мизгел Австралиядә кочаклашу хәрәкәтенә нигез сала. Соңрак бу традиция Европага күчә.

Кочаклашу көнендә кешеләр бер-берсенә дусларча күңел җылысы белән уртаклаша. Бәйрәм традицияләре буенча, бу көнне хәтта бөтенләй таныш булмаган кешеләрне дә кочакларга мөмкин. Кочаклашу белән бәйле төрле флешмоблар да оештырыла. Әлбәттә, бу бәйрәмне иң теләп һәм зурлап искә алучылар – студентлар. Гаҗәп түгел, яшьлек булсын да ул, кочаклашуны яратмасынмы?

Шулай да бу бәйрәм яшьләрнеке генә түгел. Ул яшькә карамый, һәркем өчен. Нинди яшьтә дә кочаклашу файдалы. Моны хәтта фәнни яктан белгечләр дә хуплый: дусларча кагылулар, кочаклашулар иммунитетны ныгыта, үзәк нерв системасына яхшы йогынты ясый, канда гемоглобин күләмен, бәхет гормоны – окситоцинны арттыра.

Сер түгел, бүгенге заман кешеләре тормышында стресслар күп. Аны кичерү өчен җәмәгать транспортында эшкә килү дә җитә. Басылабыз, кысылабыз, нәфрәтләнәбез, катыланабыз, йомылабыз... Һәм якыннарыбызга бер җылы сүз әйтергә, наз белдерергә, кочакларга да онытабыз кайчак. Ә юкка! Үзебезне яхшы хис итәргә, башкаларга карата шәфкатьле мөнәсәбәттә булырга безгә нәкъ кочаклашу ярдәм итәчәк бит. Шуның өчен дә кочаклашырга онытмагыз, дуслар!

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: