+16 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
1 февраль 2023, 10:00

Февраль

Кышның соңгы ае нинди булыр?

Февраль
Февраль

Февральләргә кергән чакта
Калмый кышка үпкәләү...
Йөрәк инде килер яздан
Көтә назлар, иркәләү...

Февральләргә кергән чакта
Күңелләрдә – көлгәләү...
Ә кышы буран уйната –
Уйларында үртәләү...

Февральләргә кергән чакта
Салкыннарга түзгәләү
Кирәк. Февраль карларында
Сагышларны күмгәләү...

Февральләргә кергән чакта
Нигә җанны өзгәләү?
Кирәк хыял дәрьясында
Язны көтеп йөзгәләү...

Февральләргә кергән чакта
Уйда – җылы көткәләү...
Салкынга чыныккан җанда
Калмый кышка үпкәләү...

Ләйсән Якупова.

Истәлекле көннәр, һөнәри бәйрәмнәр һәм юбилейлар

1 – “Кызыл таң”ның элекке журналисты, тарихчы Фәрит Вахитовка – 90 яшь;
– юмор остасы, гәзитебезнең актив авторы Юнир
Салаватовка – 75 яшь.
2 – Хәрби Дан көне. Сталинград янындагы җиңүгә – 80 ел.
4 – Бөтендөнья яман шешкә каршы көрәш көне;
– СССРның халык рәссамы Әхмәт Лотфуллинның тууына 95 ел.
5 – Башкортстанның халык шагыйре Наҗар Нәҗминең тууына 105 ел.
7 – Башкорт халкының күренекле улы, сәяси эшлекле, табиб һәм тел белгече Мөхәммәтхан Сәхипгәрәй улы (Мстислав Александрович) Кулаевның тууына 150 ел;
– фольклорчы галим, язучы Бөрҗән Баемовның тууына 75 ел.
8 – Фән көне;
– Хәрби топограф көне.
9 – Гражданнар авиациясе хезмәткәрләре көне;
– Халыкара стоматологлар көне.
10 – Дипломатик хезмәткәрләр көне.
12 – Аэрофлот көне.
13 – Бөек шагыйрь һәм мәгърифәтче Кол Галинең тууына 840 ел.
14 – Бөтендөнья гашыйклар көне.
15 – Яугир-интернационалистларны искә алу көне;
– Башкортстанның атказанган геологы Басыйр Мәһәдиевның тууына 90 ел;
– Башкортстанның халык артисты Венера Хәсәновага – 75 яшь.
17 – Миграҗ киче;
– Русия студент отрядлары көне.
18 – Транспорт полициясе хезмәткәрләре көне.
21 – Халыкара туган телләр көне;
– язучы Марс Әхмәтшинга – 75 яшь.
23 – Ватанны саклаучылар көне;
– татар язучысы Гаяз Исхакыйның тууына 145 ел;
– Башкортстанның халык шагыйре Әнгам Атнабаевның тууына 95 ел;
– Башкортстанның халык язучысы Флорид Бүләковның тууына 75 ел.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: