Аның башында Халык Комиссарлары Советы Рәисе Владимир Ильич Ленин торган. 1919 елның февралендә Уфа губкомына телеграммасында Ленин: “Совет власте тарафыннан милли ирек тулысынча гарантияләнә”, — дип яза.
Килешү текстына республика вәкилләре — Башкортстан Хөкүмәте рәисе Мстислав (Мөхәммәтхан) Кулаев, Башкортстан өлкә шурасы әгъзасы Муллаян Халиков һәм башкорт гаскәрләре командующие адьютанты Әбдрәшит Бикбауов һәм Милләт эшләре буенча нарком Иосиф Сталин кул куялар. Килешүне, шулай ук, Бөтенрусия Үзәк башкарма комитеты рәисе Михаил Владимирский имзалаган.
Башкортстанның беренче Хөкүмәте рәисе Мстислав Александрович (Мөхәммәтхан Сәхипгәрәй улы) Кулаев турындагы истәлек хаксыз рәвештә “онытыла”. Шулай да бу шәхес турында “Башкортстан энциклопедиясе”ндә түбәндәгеләр язылган:
“Кулаев Мстислав Александрович (Мөхәммәтхан Сәхипгәрәй улы) 1873 елның 7 февралендә Ырынбур губернасының Орск өязе Зианчура авылында (хәзер Ырынбур өлкәсенең Куандык районы) туган. 1959 елда Казанда вафат булган.
Табиб-мәгърифәтче, башкорт филологы 1902 елда Казан университетының медицина факультетын тәмамлаган. Казан дәваханәләрендә, Беренче бөтендөнья сугышы елларында Көньяк-Көнбатыш фронтында кыр госпиталендә табиб булып эшләгән.
1918 елның азагында Мстислав Кулаевны Башкортстан Хөкүмәте Ырынбурга чакыра. 1919 елда ул Совет власте вәкилләре белән сөйләшүләр алып баруны җитәкли, 1919 елның 20 мартында Үзәк Совет властеның Башкорт хөкүмәте белән Башкортстан Совет Автономиясен төзү турындагы килешүгә кул куюда катнаша.
Мстислав Кулаев башкорт теленең фонетикасын һәм грамматикасын тикшерә, фольклор әсәрләрне язып ала, урыс классикларының әсәрләрен башкорт теленә тәрҗемә итә, урыс графикасы нигезендә башкорт әлифбасы төзи. Күп әсәрләре басылмаган...”
Мстислав Кулаев Казан университеты каршындагы Археология, тарих һәм этнография җәмгыяте экспедициясе составында кайбер Идел-Урал губерналарында булган, башкорт фольклоры материалларын җыйган. Ул урысча-башкортча, башкортча-урысча сүзлекләр төзегән, “Үпкә туберкулезын диагностикалау буенча очерклар” һәм табиблар өчен уку әсбаплары язган. 1943 елда Мстислав Кулаевка “СССРның сәламәтлек саклау өлкәсе отличнигы” дигән мактаулы исем бирелгән.
Башкортстанның данлыклы улының кыскача тәрҗемәи хәле шундый. Билгеле революционер-большевик Шаһит Ходайбирдинга Уфада Матбугат йорты каршында һәйкәл куелган. Башкортстанга нигез салуга зур өлеш керткән, бүген тууына 150 ел тулган Мстислав Кулаевка да башкалада һәйкәл куелырга тиеш, дип исәплим.
Мадриль ГАФУРОВ,
философия фәннәре кандидаты, БАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре.