1718-20 елларда Илчелек приказы Чит ил эшләре коллегиясенә үзгәртелә. 1802 елда император Александр I Чит ил эшләре министрлыгын формалаштырган. Шул ук вакытта тышкы эшләр коллегиясе үз эшен туктатмый, ләкин акрынлап аның барлык мөһим функцияләре Чит ил эшләре министрлыгына тапшырыла. Коллегия 1832 елда эшчәнлеген туктата.
Дипломатик хезмәткәр көне алдыннан Президент Владимир Путин Русия Федерациясенең Чит ил эшләре министрлыгы хезмәткәрләренә һәм ветераннарына котлау юллый, анда, аерым алганда, бүгенге дипломатларның ролен югары бәяли: “Русия дипломатиясе традицион рәвештә илебезнең тышкы сәяси курсын гамәлгә ашыруда төп рольне уйный, илнең дәүләт мәнфәгатьләрен нык яклый, дөньядагы тотрыклылыкны һәм иминлекне тәэмин итүгә зур өлеш кертә. Патриотизм, дипломатларыбызның югары профессиональлеге һәм интеллектуаль потенциалы Русиянең халыкара абруен һәм йогынтысын ныгытуга, алга таба социаль-икътисади үсеш өчен уңай шартлар булдыруга ярдәм итә”.
Дипломатик хезмәткәрләр көнен Русиянең чит илләрдәге илчелекләрендә, генераль консуллыкларында, вәкиллекләрендә, шулай ук илнең 37 субъектындагы Чит ил эшләре министрлыгы территориаль органнарында да билгелиләр.
Русия Чит ил эшләре министрлыгының Уфадагы вәкиле Венер Галиәкбәров сүзләренә караганда, Русия дипломатлары дөнья аренасында илебезнең позицияләрен ныгыту, дәүләтара хезмәттәшлекне саклау өстендә җентекле эшли.
Бүген Башкортстаннан чыккан дипломатлар Чит ил эшләре министрлыгының үзәк аппаратында, Җир шарының төрле почмакларында хезмәт сала, Русиянең тышкы сәяси мәнфәгатьләрен актив яклый. Республика Совет Русиясенең гарәп илләрендәге беренче вәкаләтле вәкиле Кәрим Хәкимов, әлеге вакытта дөньяның төрле почмакларында хезмәт куючы Башкортстаннан чыккан дипломатлар, шулай ук Русия Чит ил эшләре министрлыгының махсус йөкләмәләр буенча илчесе Азамат Колмөхәммәтов һәм безнең дипломатик хезмәт ветераннары Ришат Халиков һәм Зиннур Мәрданов белән хаклы рәвештә горурлана.
Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.