+6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
11 февраль 2023, 09:48

Фән кыясын гүзәл затлар яулый!

Галимәләр дөнья тарихында һәрвакыт аерым урын алып торган, бүген дә алар прогресска хезмәт итә.2015 елның декабрендә Берләшкән Милләтләр Оешмасының Генеральный Ассамблеясе резолюция кабул итә, аңа ярашлы, 11 февраль “Халыкара фәндәге хатын-кызлар һәм кызлар көне” буларак билгеләнә. Бу көнне БМО дөньяның барлык дәүләтләрен, барлык кешеләрне һәм оешмаларны ир-атларның һәм хатын-кызларның мәгарифтә, фәнне алга этәрүдә һәм фәнни белемнәр үсеше белән бәйле башка өлкәләрдә тигез катнашуына ярдәм итәргә чакыра.

Фән кыясын гүзәл затлар яулый!
Фән кыясын гүзәл затлар яулый!

Мисал өчен, Испания галимнәре быел “11 февраль инициативасы”н башлап җибәрергә ниятли, аның кысаларында алар хатын-кызларның фән үсешендәге роле турында сөйләячәк һәм киләчәк буыннар өчен үрнәк итеп берничә күренекле хатын-кыз галимне сайлап алачак.
Фәндә хатын-кызларның роле цивилизация таңында бик катлаулы һәм бормалы юл белән үсә. Беренче хатын-кыз галимә булып борынгы Мисырдан Мерит-Птах исемле табибә санала. Аның улы, баш рухани, әнисе өчен Саккарадагы фиргавеннәрнең беренче пирамидалары янында аерым кабер салдыра.
 

Борынгы Мисырда, аның бик катгый социаль һәм дини структурасына карамастан, хатын-кызлар ирләр кебек үк хокуклардан файдаланган һәм югары дәрәҗәдәге язучылар-түрәләр, шулай ук руханилар, табиблар һәм хәтта фиргавеннәр була алган. Мерит-Птахтан тыш, без шулай ук Песешет, Клеопатра һәм башка борынгы мисыр табибәләрен дә беләбез. Алар­ның күбесенең үз мәктәбе булган һәм медицина нигезләре трактатлар ниге­зендә язылган.
Борынгы Грециядә дә шундый ук хәл күзәтелгән – хатын-кызлар фәл-сәфи мәктәпләргә ирекле йөри һәм математиклар, физиклар, табиблар яки фәлсәфәчеләр була. Әйтик, Александриядән булган Ипатия үз чорының төп фән ияләренең берсе һәм астролабия, күк картасы, дистил­ляцияләүче аппарат һәм башка приборлар ясаучы булып танылган. Периклның хатыны Афинаның иң абруйлы һәм фәнни белемле граждан-нарының берсе була, аның йортына Сократ һәм башка күп фәлсәфәчеләр еш килә.

Рим империясе таркалганнан һәм Европада хәзерге диннәрнең таралуыннан соң, хәл кискен үзгәрә, “ка­раң­гы гасырлар” килеп җиткәч, фән белән шөгыльләнүче хатын-кызларны сихерчеләр, дип таныйлар. Әйтик, 415 елда дини фанатиклар Ипатияне үтерә, чөнки ул Платон белән Плотинның фәлсәфи карашларын яклаган һәм Александрия эчендәге сәяси бәхәс­ләрдә мәҗүсиләрне эзәрлекләүне хуп­ламаган.

XVII-XVIII гасырларда хатын-кыз галимнәр вакыт-вакыт пәйда булуга карамастан, ир-ат галимнәр аларны үзләренә тиң, дип санамаган. Хәтта Жан-Жак Руссо кебек ул чорның төп мәгърифәтчеләре хатын-кызлар балалар тәрбияләү өчен яратылган, фән белән шөгыльләнергә тиеш түгел, дип саный.

ХIХ гасыр башында гына хатын-кызлар университетларның профессорлар составына кертелә һәм хезмәтләре җитди фәнни басмаларда бастырыла башлый. Кайберләре, мәсәлән, Британия математигы Ада Лавлес программалаштыру һәм исәпләү системасы теориясе кебек тармакларга нигез салучы булып санала.Бу процессны әйдәүчеләр – Гарвард университетында танылган
астроном Эдуард Пикеринг белән бергә эшләгән берничә дистә хатын-кыз төркеме. Ул бу хатын-кызларны яңа фото тәлинкә технологиясе ярдәмендә алынган меңлә­гән йол­дызларның фотоларын анализлау һәм аны каталоглауда файдалана.
Соңыннан, Пикерингның “компьютерлары” заманча йолдызлар классификация системасын булдыра, үзгәрү-чән йолдызларның берничә классын ача, әмма аларны табу хөрмәте башта Пикерингның үзенә генә бирелә.

XIX һәм XX гасыр чигендә суфрагистик һәм феминистик хәрәкәтләр үсеше аркасында фәндә хатын-кызларның роле сизелерлек арта, һәм XX гасыр уртасына галимәләр хәрәкәте киңрәк җәелдерелә.

1903 елда беренче тапкыр хатын-кыз Нобель премиясенә лаек була. Физика өлкәсендәге хезмәтләре өчен мәртәбәле премия (ире Пьер Кюри һәм Генри Бекерель белән берлектә) поляк-француз химигы һәм физигы, радиоактивлыкны өйрәнүгә нигез салучыларның берсе Мария Склодовская-Кюрига тапшырыла. Ул – дөнья­да ике тапкыр Нобель пре­миясенә лаек булган бердәнбер галимә. Склодовская-Кюри икенче бүләген “Химия үсешендәге казанышларын танып, аның радиум һәм полоний элементларын ачу, радиум бүленеше һәм бу уникаль элементның табигатен һәм кушылмаларын өйрәнү” дигән хезмәте өчен ала (1911). Аның радиоактивлык тикшеренүләре рентген нурлары белән яман шеш авыруларын дәвалау өчен радиотерапия фәненә нигез сала.

Русиядә иң беренче хатын-кыз профессор Софья Ковалевская турында бөтен дөньяга мәгълүм. Ул 1869 елда Гейдельберг университетында Лео Кенигсбергерда укый, ә 1870 елдан 1874 елга кадәр — Карл Вейерштрасста. Университет кагыйдәләре буенча хатын-кызлар лекцияләр тыңлый алмый. Ләкин Ковалевскаяның математик талантын ачу белән кызыксынган Вейерштрасс аңа белем бирү белән җитәкчелек итә.
1874 елда Геттинген университеты, “Zur Theorie der partiellen Differentialgleichungen” диссертациясен яклагач, Ковалевскаяга фән докторы дәрәҗәсе бирелә. Әлеге өлкәдәге ачышлары белән ул фән дөньясында олы хөрмәт казана, аның хезмәтләрен бүген дә өйрәнәләр.

Күренекле математик-галим һәм мәгариф эшлеклесе Сара Шакулованы “икенче Ковалевская” диләр. Ул Фран­циядәге атаклы Сорбонна университетында белем алган. Заманында Башкортстанда мәгариф халык комисса-рының, хәзергечә әйтсәк, мәгариф министры урынбасары була.
Татар хатын-кызларыннан беренче математик Сара Касыймхан кызы Шакулова Касыйм шәһәрендә заманына күрә ярыйсы ук зыялы, укымышлы гаиләдә туа. Аның әтисе шәһәрнең шәрәфле шәхесе булган. Шакуловлар нәселе – Касыйм-Ханкирмәннең борынгы руханилары.
Шакуловлар гаиләсендә дөньяга җәдитчелек карашы булган. Алар дини йолаларны, гореф-гадәтләрне катгый үтәү белән бергә, чит телләрне, музыка, Европа мәдәниятен дә өйрән­гәннәр. Сара Шакулова берничә ел Ханкирмән янындагы Татарбай авылында җәдитчә оештырылган мәктәптә укый. Анда ислам нигезләрен, татар телен өйрәнә. 1905 елда Касыймда урыс телендә кызлар гимназиясен тәмамлый.
Сара математика белән бик яшьли кызыксына башлый, үзе уйлап чыгарган әллә нинди ысуллар белән мәсьә­ләләр чишә. Гимназияне тәмамлагач, ул 1906 елның яз башында Петербургка китә. Анда тәрбиячеләр әзерли торган Лесгафт курсларында укый. Мәктәп ябылу сәбәпле, 1908 елның 4 апрелендә С. Шакулова туган шәһә­ренә әйләнеп кайта. Русиядә ислам динендә булган хатын-кызларга югары уку йортларына керү мөмкинлеге булмый. Югары белем алырга омтылып, ул шушы ук елның көзендә Парижга китә, университетка укырга керә. Расписаниедән үзенә кирәкле лек­цияләрне сайлап, С. Шакулова төгәл фәннәр факультетында математика буенча лекцияләргә йөри башлый, математика һәм физиканың төрле тармакларын өйрәнә. 1913 елның 10 мартында С. Шакуловага Сорбонна универ­ситетының төгәл фәннәр факультетын тәмамлавы турында диплом тапшырыла.
С. Шакулова Париждан Петербургка кайта, ә аннан Мәскәүгә килә. Яңадан имтиханнар тапшырып, 1915 елның 23 июнендә Мәскәү дәүләт универ­ситетының физика-математика факультетын тәмамлавы турында диплом ала. Русиядә белгечлеге буенча эш табу авыр була. 1915 елның 1 гыйнварында Рязань губернасындагы бер шәһәр-чектә фронтка киткән математика укытучысы урынына билгеләнә. 1916 елның җәендә Казанга килә. Биредә сәнгать мәктәбендә геометрия һәм сызым дәресләрен укыта, көздән Ф. Аитова кызлар гимназиясендә һәм Л. Хөсәенова кызлар мәктәбендә геометрия укыта.
Октябрь революциясенең беренче айларында ук Казандагы барлык уку йортлары да дәүләт карамагына кү­черелә. С. Шакулова аларның сметаларын төзүче комиссиянең җитәк­чесе була. Шулай ук мәгариф советын оештыруда актив катнаша. 1920-22 елларда Сара Шакулова Башкортстан мәгариф халык комиссарының урынбасары һәм коллегия әгъзасы була.
1923 елның апрель аенда С. Шакулованы Мәскәүгә чакыртып алалар. Монда ул РСФСР мәгариф халык комиссариатында, Надежда Крупская белән бергә, милли мәктәпләр инспекторы булып эшли. 1925 елда аны Мәс­кәүдә ачылган 1нче татар урта мәктә­бенең (Асадуллаев йортында) директоры итеп билгелиләр.
С. Шакулованың 1930нчы еллардан соңгы эшчәнлеге Мәскәү шәһә­рендәге югары техник уку йортлары белән бәй­ләнгән, ул математика кафедраларында эшли, шуннан пенсиягә чыга. Күренекле галимә 1964 елның 5 сен­тябрендә вафат була.
Хәзерге шартларда галимәләргә фәнни эшчәнлек өчен юллар ачык. 2021 елга физика, химия һәм медицина өлкәләрендә ачыш ясаган 23 галимә дөньяның иң абруйлы фәнни бүләге лауреаты булып, бу өлкәләрдә барлыгы 620дән артык кеше Нобель премиясенә лаек булды.
“Халыкара фәндәге хатын-кызлар һәм кызлар көне” гүзәл затларның фәндә һәм технологиядә нинди мөһим роль уйнавын тагын бер кат дәлилли һәм бу өлкәгә килергә теләге булган яшьләргә этәргеч булып тора.

Резида ВӘЛИТОВА.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: