-3 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Март

Язның беренче ае ниләр вәгъдә итә?

Март
Март

Март килә! Март килә...
Мартларны көткән бар...
Язларда сагышлар
Йомгагын сүткән бар...
Мартның да, кешедәй,
Була бит төрлесе —
Юашы, усалы,
Йомшагы, көчлесе...
Ни дисәң дә кышны
Озату күңелле!
Язмышлар бураны
Кырмасын күңелне —
Марттагы бураннар
Түзәрлек әле ул...
Йөрәкләр җылыны
Сизәрлек әле ул...
Март нинди булса да,
Бу карлар эрерләр.
Гел нурдан коенган
Көннәре килерләр.
...Язларын кышларны
Сагынып йөргән бар.
Февральдән усалрак
Мартларны күргән бар...

Ләйсән Якупова.

Истәлекле көннәр, һөнәри бәйрәмнәр һәм юбилейлар

1 — “Кызыл таң” республика иҗтима­гый-сәяси һәм мәдәни гәзите чыга башлауга 105 ел;
— Башкорт гаиләсе көне;
— күренекле шагыйрь, прозаик, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе Хәким Гыйлә­җевның тууына 100 ел.
3 — Бөтендөнья язучылар көне;
— шагыйрә Таңсылу Карамышевага — 75 яшь.
8 — Халыкара Хатын-кызлар көне;
— билгеле тележурналист Луиза Фархшатовага — 70 яшь.
9 — Күренекле актер, режиссер, педагог, җәмәгать эшлеклесе Әхтәм Абушах­мановка — 75 яшь.
10 — Шагыйрь, публицист Зәйни Рә­фый­ковның тууына 100 ел.
14 — Билгеле радиожурналист Тәнзилә Үлмәсбаевага — 60 яшь.
17 — Мәшһүр биюче Рудольф Нуриев­ның тууына 85 ел.
18 — Күренекле җырчы, курайчы һәм театр актеры Рәсүл Карабулатовка —
55 яшь.
20 — Күренекле язучы һәм журналист Сабир Шәриповның тууына 75 ел.
21 — Халыкара урман көне.
22 — Бөтендөнья су ресурслары көне.
23 — Рамазан ае башлана;
— Бөтендөнья метеорология көне.
24 — “Ағиҙел” журналы чыга башлауга 100 ел.
25 — Дин әһеле, ишан, җәмәгать эшлеклесе һәм мәгърифәтче Зәйнулла Рәсүловның тууына 190 ел.
27 — Билгеле язучы, педагог,
җәмәгать эшлеклесе Мәрьям Буракае­вага — 80 яшь.

Фенолог язмалары

1 мартта кояшлы һәм җылы булса, яз шундый булыр. Кар яуса, икмәк уңар. Җылы җил иссә – яңгырлы җәйгә. Җил төньяктан иссә, җәй салкын килер.
2 мартта болытлар тиз йөзсә, атна-ун көн матур, аяз һава торышы көтегез.
3 мартта солы чыпчыгы килсә, тиздән җылы, коры, яз­­гы көннәр башланыр.
4 мартта буран булып, көртләр хасыйл булса, яшел­чә уңар.
5 мартта каргалар оя-оя очып, ук булып аска атылса – кар көтегез.
6 мартта коры һава – көннәр җылытуга.
7 мартта күк йөзе аяз булып та, кояш сүрән җылытса, һава торышы бозылыр.
8 мартта кар төшсә, 8 апрельдә суык булыр. Әгәр бу көн коры икән, 8 апрельгә яңгыр көтегез.
9 мартта кар яуса, апрель дә шундый ук булыр.
10 мартта ала каргалар тавышланса, җәй яңгырлы ки­лер. Әгәр кара каргалар оя корса, тиздән көннәр утырыр.
11 мартта җил көньяктан яисә көньяк-көн­батыштан иссә – җылыта.
12 мартта җылы яктан искән җил һәм тамчы таму – җылы җәйгә ишарә.
13 март көнне яңгыр яуса, җәй юеш килер. Түбәләрдә кар эри башласа, тиздән буран булыр.
14 март нинди – җәй шундый.
15 март көнне буран яисә җил булса, яшел үләннәр баш төртүен тиз генә көтмә­гез.
16 март көнне чыпчыклар түбә калайларына утырып, канатларын чистартса – җылы көннәр көтегез.
17 мартта кара каргалар элекке ояларына килсә, яз иртә килер, сулар тиз китеп бетәр.
18 мартта ала каргалар төньякка карап ояласа һәм чыркылдашса – көннәр суы­та.
19 мартта тукраннар тукылдаса, суыклар озак дәвам итәр.
20 мартта кояш баеганда күк йөзе кызгылт төскә керсә – җил көчәя.
21 март көнне тургайлар килсә, яз җитте дигән сүз.
22 март җылы булса, 40 көн җылы торыр, бу көн суык булса, 40 көнгә сузылган суыклар көтегез.
23 мартта ала карга томшыгын канат астына яшерсә – суыта.
24 мартта ала каргалар тавышланып йөрсә, һава торышы бозыла.
25 март көнне яңгыр яуса, арыш уңа. Ала каргалар җир­дән яисә кардан йөрсә – көн­нәр җылыта.
26 мартта кара каргалар кичен җыелышып, тавыш бир­сә – алдагы атна җылы булыр.
27 мартта кар кояш җы­лы­­сыннан эресә – уңдырыш-лы ел килә, яңгыр явып эресә – корылыкка.
28 мартта акчарлаклар очып килсә, апрель җәй кебек булыр.
29 март нинди – апрель шундый.
30 мартта торналар кил­сә, кинәт җылыта. Гөрләвек­ләр ага башласа, ташулар да озак көттермәс.
31 март кичендә йолдызлар гадәттәгедән ваграк күренсә – яңгырга. Кошлар ояларын көньякка үрсә – җәй салкын килер.

Сынамышлар

* Мартта күк күкрәсә, салкыннар көтегез.
* Күк күкрәми генә яшен күрсәгез, җәй салкын булыр.
* Март яңгырлы булса, җәй гөмбәгә бай булыр.
* Мартта суык һәм коры булса – икмәк уңар.
* Мартта боз сөңгеләре озын булса, яз озак килер.
* Мартта еш томан төшсә — яңгырлы җәйгә.
* Март ахырында карның тиз эрүе һәм суларның тиз китүе дә — яңгырлы җәй билгесе.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: