+6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Иосиф Сталинның вафатына - 70 ел

Бүген - совет сәяси, дәүләт, хәрби һәм партия эшлеклесе Иосиф Сталинның вафатына 70 ел. “Кызыл таң”ның 1953 елның 7 март саны “халыклар атасы” Иосиф Сталинның зур портреты һәм аның вафаты турында хәбәр белән ачыла.

Иосиф Сталинның вафатына - 70 ел
Иосиф Сталинның вафатына - 70 ел
Гәзитнең атамасы белән янәшәдә: “Каты авырудан соң 5 мартта кичке 9 сәгать 50 минутта ССР Союзы Министрлар Советы Председателе һәм Советлар Союзы Коммунистлар партиясе Үзәк Комитеты Секретаре Иосиф Виссарионович Сталин үлде. Сталинның үлемсез исеме совет халкының һәм бөтен прогрессив кешелекнең йөрәгендә һәрвакыт сакланыр”, дигән сүзләр язылган.

Шулай ук гәзитнең беренче битендә “Советлар Союзы Коммунистлар партиясе Үзәк Комитетыннан, ССР Союзы Министрлар Советыннан һәм СССР Верховный Советы Президиумыннан партиянең барлык членнарына, Советлар Союзының барлык хезмәт ияләренә” мөрәҗәгать, “И. В. Сталинның авыруы һәм үлүе турында медицина заключениесе” урнаштырылган.

...Иосиф Сталинның бальзамланган гәүдәсе Ленин мавзолеенда урнаштырыла, ул 1953-61 елларда “В. И. Ленин һәм И. В. Сталин мавзолее” дип аталган. 1961 елның 30 октябрендә КПССның XXII съезды “Сталин тарафыннан Ленин васыятьләре җитди бозылу сәбәпле... аның гәүдәсе белән табутны мавзолейда калдыру мөмкин түгел” дигән карар чыгара. 1961 елның 31 октябреннән 1 ноябрьгә каршы төндә Сталинның гәүдәсе мавзолейдан чыгарыла һәм Кремль стенасы янындагы кабергә күмелә.

Фото: goskatalog.ru

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: