-2 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Андрей Назаров: "Бүген гүзәл затларсыз төбәк һәм ил үсешен күз алдына китерү мөмкин түгел..."

Премьер-министр Андрей Назаров Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан социаль челтәрләрдәге рәсми битендә пост урнаштырган. Ул республиканың барлык хатын-кызларына бәхет һәм яхшы кәеф, шулай ук игелек һәм шатлык теләп яза.

Андрей Назаров: "Бүген гүзәл затларсыз төбәк һәм ил үсешен күз алдына китерү мөмкин түгел..."
Андрей Назаров: "Бүген гүзәл затларсыз төбәк һәм ил үсешен күз алдына китерү мөмкин түгел..."

"Кадерле хатын-кызлар, бәйрәм белән!
Сезгә күп җылы сүзләр әйтергә телим, ләкин алар безнең мәхәббәт һәм соклану көчен белдерү өчен җитәрлек түгел.
Сез - зирәк, сизгер, хезмәт сөючән. Сез күп нәрсәне җиңәсез, хәл итәсез һәм һәрвакыт безнең төп таянычыбыз булып торасыз, шул ук вакытта хатын-кызның йомшаклыгын һәм сөйкемлелеген саклыйсыз.
Тормышыгызда күбрәк игелек һәм шатлык булсын. Сезгә бәхет һәм яхшы кәеф!" - дип яза Андрей Назаров.

Премьер-министр сүзләренчә, Халыкара хатын-кызлар көне шәхсән аның өчен иң якты бәйрәмнәрнең берсе булып тора, чөнки бу көн үз эченә мәхәббәт, матурлык, ягымлылык, назлылык, кайгыртучанлык кебек матур сыйфатларны үз эченә ала.

- Бүген гүзәл затларсыз төбәк һәм ил үсешен күз алдына китерү мөмкин түгел. Без моны аңлыйбыз. Халыкара хатын-кызлар көне махсус хәрби операция белән бәйле катлаулы шартларда үтә. Әниләр, хатыннар, хезмәткәрләрнең кызлары һәм балалары буларак, сез моны аңлыйсыз. Балаларны тәрбияләү бурычы сезнең җилкәгезгә төште һәм без сезнең моны намус белән башкаруыгызны күрәбез. Әйе, күпләргә фаҗига кагылды, кемдер якыннарын югалтты, әмма сез моны батырларча кичерәсез. Ышандырам, сез ялгыз түгел, без бергә. Мобилизацияләнгәннәргә һәм махсус операциядә катнашучыларның гаиләләренә ярдәм итүнең чараларын гамәлгә ашыруны дәвам итәчәкбез. Бүгенге көндә чаралар саны 30дан артык һәм аларның саны арта гына бара. Алар, шул рәттән, туган республикада иминлек хисе тою өчен эшләнә, - дип ассызыклады Андрей Назаров.

Премьер-министрның котлавын тулысынча түбәндәге видеода карый аласыз:

 

Фото: социаль челтәрләрдән

Автор:Денис Таваев
Читайте нас: