+1 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

“Әниләребезнең йөзеннән елмаю китмәсен”

Рәмзилә һәм Рәфкать Бәдретдиновларның кызлары шулай ди.Гәзитебезнең “Сыйныфташлар” төркемендә “Әни сүзе иң бөек сүз” дигән бәйге үткәргән идек. Анда балалары үз әниләре турында язып, рәхмәт сүзләрен җиткерде. Җиңүчебез турында да язып үтәсе килә.

“Әниләребезнең йөзеннән елмаю китмәсен”
“Әниләребезнең йөзеннән елмаю китмәсен”

Рәмзилә Бәдретдинова 1960 елның 7 августында Илеш районының Олы Ялан авылында Хәфлүсә белән Тәлгать гаиләсендә 6нчы бала булып дөньяга килә. Бәләкәйдән хезмәт тәрбиясендә чыныгып үсә. Исәнбай урта мәктәбен тәмамлагач, 1977 елның җәендә Октябрьский шәһәрендә оператор һөнәрен үзләштерә.
1979 елда уңган кыз туган ягына әйләнеп кайта. Исәмәт авылында сәнгать клубы директоры вазыйфасын башкара ул. 1980 елда шушы авылның җор телле егете Рәфкать белән язмышлары бәйләнә. Спектакльләрдә уйнап, җырлап гомер итә Бәдретдиновлар.
1981 елда дөньяга ямь өстәп кызлары Алсу туа. 1983 елда игезәк кызлары Рита белән Рима дөньяга аваз салалар. 1992 елда кече кызлары Алинә туа. Бүген инде дүрт кызлары да башлы-күзле, үзләре әни.
– Һәр ана үз баласы өчен янып-көеп яши. Күп нәрсәләрне үзең ана булгач кына аңлыйсың шул. Матур итеп, кайгы-хәсрәт күрми, озын-озак яшик. Әниләребезнең йөзеннән беркайчан да елмаю китмәсен, – ди төпчек кызлары Алинә.
9 оныкка куанып, җәен аларны авылда тәрбияләп, тырышып яшиләр Рәмзилә һәм Рәфкать Бәдретдиновлар. Пенсиядә булуларына карамастан, балаларына ярдәм кулы сузалар.
Рәмзилә ханым 5 ел клуб мөдире булып эшли, соңрак – сатучы, тегермәндә оператор булып хезмәт куя. Рәфкать абый гомер буе ферма җитәкчесе булып эшли.
Ихата тутырып кош-корт, мал-туар асрый уңган пар. Бүген, хаклы ялда булсалар да, кызларының кибетендә ярдәмләшәләр. Иптәше Рәфкать товар ташый, ә Рәмзилә апа сату итә. Бик күп мактау кәгазьләре белән дә бүләкләнгән алар.
“Тормышка куанып, сәламәт булып, балалар куанычын күреп яшәргә язсын алдагы көннәрдә. Илебез тыныч булсын”, – ди Рәмзилә Тәлгать кызы.
“Кызыл таң” гәзите редакциясе дә әлеге теләкләргә кушыла. Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрикләп, гаилә иминлеге, балалар, оныклар игелеге, ныклы сәламәтлек, озын гомер телибез!

Энҗе САДЕРТДИНОВА.
Илеш районы.

“Әниләребезнең йөзеннән елмаю китмәсен”
“Әниләребезнең йөзеннән елмаю китмәсен”
“Әниләребезнең йөзеннән елмаю китмәсен”
“Әниләребезнең йөзеннән елмаю китмәсен”
“Әниләребезнең йөзеннән елмаю китмәсен”
Автор:Энҗе Садертдинова
Читайте нас: