-3 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Әтисе эшен лаеклы дәвам итә!

Елена Ибраһимова рәислегендә Илеш районының “Урал” хуҗалыгы яңа үрләр яулый.“Бөркет кебек канатларымны җәеп, җил-яңгыр тидермәскә тырышам”, – ди эшчеләре турында Еле­на Роберт кызы.Япь-яшь һәм нәфис ханым иңнәрендә күпме җаваплылык!

Әтисе эшен лаеклы дәвам итә!
Әтисе эшен лаеклы дәвам итә!

Илеш районының Рсай авылында әнисе – укытучы, әтисе “Урал” колхозы рәисе була. Роберт Габит улы 43 ел авылда намуслы хезмәт куя. Русия Федерациясенең, Башкортстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре дигән мактаулы исемнәргә лаек Роберт Ибраһимов.
– Бәләкәйдән әткәй җәен үзе белән эшкә алып бара торган иде. Сенаж, силос әзерләү барышын күрсәтте. Авылга, иркен кырларга, хуҗалыкка гашыйк булып үстем, – ди Елена Ибраһимова.
Түбән Яркәйдә 11нче сыйныфны тәмамлагач, Уфа дәүләт нефть техник университетына укырга юллана Елена Роберт кызы. Биредә икътисадчы һөнәрен үзләштерә. Шул ук юнәлеш буенча магистратура тәмамлый. Хезмәт юлын Уфада казначействода башлый. Биредә төп офиста ел ярым эшләгәннән соң, туган ягына кайта.
– Әткәйнең эшен дәвам итүче булдым. Беренче елны терлекчелек юнәлешен үзләштердем, икенче елны әкренләп үсемлекчелек нечкәлекләренә төшендем. Ләкин барысын да эшләп, тәҗрибә туплап кына белеп була. Барысына да әткәй үзе өйрәтте, – ди Елена Ибраһимова.
“Урал” хуҗалыгында 3 ел генеральный директор вазыйфасын башкара Елена Ибраһимова. Эшләү дәверендә Уфа дәүләт аграр университетын тәмамлап – агроном, Башкортстан дәүләт хезмәте һәм идарә академиясендә стратегик менеджмент һөнәрләрен үзләштергән. Әле бишенче югары белемне алам, ди ул. Юридик яктан да үсешергә теләге бар.
– Баштарак өйрәнеп китәргә бик авыр булды. Җитәкче булгач, лидерлык сыйфатлары да булырга тиеш. Намуслы, лаеклы булуыңны исбатларга кирәк. Яшь булгач, кабул итмиләр. Бүген инде барысын да җиңеп чыгып, үземнең коллективым бар, дип әйтә алам, – ди Елена Ибраһимова.
“Урал” хуҗалыгы бөртекле, бөртекле-кузаклы, мал азыгы культуралары үстерә. Сөтчелек юнәлешендә эшли. Биредә 1800 баш мал асрала. Коллективта 70тән артык кеше эшли, язгы-көзге чорда 100 кешегә җитә. Кирәк икән торак, машина, бензин бирәләр. Уртача эш хакы 29 мең сум, яхшы эшләүче савучылар 46 мең сум ала. Урып-җыю чорында 90 мең сумнан артык акча эшләүчеләр дә бар. Шулай ук эшчеләрне махсус автобус йөртә. Бары тик җиң сызганып эшләргә генә кирәк.
– Коллективта яшьләр юк, диярлек. Яшьләр килсен иде. Бездә ниндидер стереотип яши бит. Пычрак эш, дип уйлый күбесе. Моның белән бер дә килешмим. Бүген фермалар чиста, эш тә күпкә җиңел, – ди Елена Роберт кызы.
Агрономнар, водитель-механизаторлар, урта звено эшчеләре кирәк икән “Урал” хуҗалыгына. Моннан кала, авыл җиренә эшкә кайтучы яшь белгечләргә 750 мең сум “подъемный” да бирелә. Югары уку йорты тәмамлап, авыл җирендә эшләүчеләргә махсус түләүне Башкортстан Республикасының Авыл хуҗалыгы министрлыгы булдырган. Елена Ибраһимова үзе дә бу программа буенча түләү алган.
– Республикадан субсидияләр алабыз. Эшкуарларга дәүләттән ярдәм булганда, авылларда шулай эш урыннары да ачыла, – ди Елена Роберт кызы.
Бүгенге вәзгыятьтә хуҗалык белән идарә итүнең җиңел булмавын ассызыклый Елена Роберт кызы. Мобилизацияләнгәннәргә дә ярдәм итә “Урал” хуҗалыгы. Һәрдаим гуманитар ярдәм озата, күптән түгел “УАЗ” машинасы җибәргәннәр.
Хуҗалыкта яңадан-яңа комплекслар, сыер саву заллары, складлар төзелә, елдан-ел техника яңара. Елена Ибраһимова әтисе эшен лаеклы дәвам итә. Планнар зурдан: хуҗалыкны үстерү, эш урыннарын арттыру теләге белән яна ул.
– Үземне шәһәр фатирында күз алдына да китерә алмыйм. Шәхси йортка, иркен басу-кырларга, авылга җаным береккән. Биредә кызым гимназиядә 2нче сыйныфта белем ала, – ди Елена Роберт кызы.
Беренче карашка үзе тыштан самими тоелса да, күпме зирәклек, акыл, тырышлык бар бу ханымда. Авылга кайтып, хуҗалыкка җитәкчелек итүгә батырлык та, булдыклылык та кирәк. Шундый яшьләребез булганда, хуҗалык, туган як өчен җан атып торганда авылларыбызда эш тә булачак, алар яшәячәк.


Әтисе эшен лаеклы дәвам итә!
Әтисе эшен лаеклы дәвам итә!
Әтисе эшен лаеклы дәвам итә!
Әтисе эшен лаеклы дәвам итә!
Әтисе эшен лаеклы дәвам итә!
Әтисе эшен лаеклы дәвам итә!
Әтисе эшен лаеклы дәвам итә!
Автор:Энҗе Садертдинова
Читайте нас: