+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Бөренең үзәк мәйданында Яз һәм Хезмәт бәйрәме гөрләп узды

Чарада теләге булган һәркем катнаша алды. Быелгы бәйрәмнең бик мөһим үзенчәлеге шунда: мәйданда безнең заман геройларын - махсус хәрби операциядә катнашучыларны күрергә мөмкин булды.

Бөренең үзәк мәйданында Яз һәм Хезмәт бәйрәме гөрләп уздыБөренең үзәк мәйданында Яз һәм Хезмәт бәйрәме гөрләп узды
Бөренең үзәк мәйданында Яз һәм Хезмәт бәйрәме гөрләп узды

Хәрби хезмәткәрләр туганнары белән очрашты, шәһәр халкыннан рәхмәтләр ишетте. Бөек Ватан сугышы темасы да барлык чаралар аша кызыл җеп булып узды. Мәйданда барлыгы меңгә якын кеше җыелды.

Бөре районы хакимияте башлыгы Антон Талалов чыгыш ясады. Ул ватандашларыбызның фашизмга каршы көрәшүе хакында искәртеп үтте. Ә Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Яков Кугубаев якташларына сәламәтлек, энергия һәм көч теләде. Район Советы рәисе Резеда Ахунованы халык көчле алкышлар белән каршы алды. Бу көнне ул туган көнен дә бәйрәм итә икән. "Сезгә тынычлык һәм яхшы кәеф!" - дип теләде ул шәһәр халкына.

Бәйрәм «Умникум» үзәге оештырган киңкүләм флешмоб белән дәвам итте. Анда шәһәрнең барлык мәктәпләре, урта махсус уку йортлары һәм Уфа Фән һәм технологияләр университетының Бөре филиалы укытучылары һәм студентлары килгән иде.

Фото: социаль челтәрләрдән

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас