+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Һөнәри бәйрәмегез белән!

Бүген илебездә Русия эшкуарлыгы көне билгеләп үтелә. Бу хакта республика Хөкүмәте Премьер-министры Андерй Назаров социаль челтәрләрдәге рәсми битендә хәбәр итә.

Һөнәри бәйрәмегез белән!
Һөнәри бәйрәмегез белән!

"Русия Президенты Владимир Путин «Эшлекле Русия» белән очрашуда иҗади эшкуарлык хезмәтенең биш еллыгын игълан итәргә, эшлекле һәм инвестицион мохитнеы яхшыртуга игътибар итәргә тәкъдим итте.

Дәүләт башлыгы Донбассның һәм Русиянең яңа территорияләрендә тормышны җайга салырга ярдәм итүче эшкуарларга рәхмәт белдерде һәм ил аларга ярдәм итәчәк дип вәгъдә итте.

Исегезгә төшерәбез, илдә беренчеләрдән булып Донбасста яшәүчеләргә ярдәм кулын нәкъ менә Башкортстан халкы, шул исәптән, безнең бизнесменнар сузды. Алар бүген дә Красный Луч һәм Петровское шәһәрләрендә инфраструктураны тергезү өчен бар көчләрен куя, безнең мобилизацияләнгән һәм ирекле хезмәткәрләргә ярдәм итәләр.

Президент шулай ук административ каршылыкларны җиңү буенча дәүләт белән бизнес арасындагы диалогның дәвам итәчәген әйтте.

Үз чиратыбызда без Башкортстанда инвестицион законнарны либеральләштерү буенча чаралар күрәбез һәм бизнеска ярдәм итү механизмнарын камилләштерәбез. Икътисади составлар буенча җинаять нормаларын йомшарту өстендә эшлибез, контроль-күзәтчелек эшчәнлеген оптимальләштерәбез. «Инвестицияләрне яклау һәм дәртләндереп тору программасы»н эшләдек.

Шартлар кушылу сәбәпле, Урал аръягы форумы Эшкуарлар көне белән туры килә. Бу бизнеска һәр инициативалы кешегә үз-үзен максималь тормышка ашырырга мөмкинлек бирәчәк территория, шартлар кирәк дигән чираттагы дәлил.

Һөнәри бәйрәм белән котлыйм!", дип яза Андрей Назаров

Фото: социаль челтәрләрдән

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: