+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Июнь

Җәйнең беренче ае ниләр вәгъдә итә?

ИюньИюнь
Июнь

Аллы-гөлле төсләр белән
Килдеңме, июнь?

Уз, рәхим ит, нурың өләш,
Күңелгә сыен,
Җәйне көткән йөрәкләрнең
Назына коен.

Җәй башында, и, талпына
Күбәләк-күңел...
Җәйләр һич тә бер мизгелдә
Үтәрдәй түгел..
Җәй җылысы йөрәкләрдән
Китәрдәй түгел...

Ни дисәң дә, җәй — җәй инде,
Җилкетә җанны.
Җылы, нурлы, гөл-чәчәкле —
Кем сөймәс аны?
...Бик күп булсын гомеркәйдә
Җәйләрнең саны...

Ләйсән Якупова.

Истәлекле көннәр, һөнәри бәйрәмнәр һәм юбилейлар

1 – Халыкара балаларны яклау көне.
5 – Бөтендөнья тирә-як мохитне саклау көне.
6 – Бөек урыс шагыйре А. С. Пушкинның туган көне.
8 – Халыкара журналистлар оешмасы төзелгән көн;
Социаль хезмәткәрләр көне.
10 – Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Гөлсем Исәнгуловага – 85 яшь;
әдәбият белгече, филология фәннәре докторы Зәйтүнә Шәри­повага – 75 яшь.
12 – Русия көне;
Уфа шәһәре көне.
14 – Матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат хезмәткәрләре көне.
16 – милли батыр Салават Юлаевның туган көне;
– шагыйрь, филология фән­нәре докторы Гыйлемдар Рамаза­новның тууына 100 ел.
17 – Мәдәният хезмәткәрләре көне.
20 – Күренекле драматург Наил Гаетбаевка – 75 яшь.
22 – Хәтер һәм кайгы көне.
24 – Язучы Гөлнур Якуповага – 75 яшь.
27 – Яшьләр көне.
28 – Корбан гаете.

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас